Чәчүлекләр тукландырыла башлады

Җирләр өлгерә башлау белән үк аграрийлар басуларга чыга: күпъеллык үлән һәм уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыра, туфракны чәчү өчен әзерли. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бу эшләр бүген җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, “Байбулат” җәмгыятьләрендә, “Герой”, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында, “Үзәк” машина-технология станциясенең районыбыздагы филиалында аеруча киң колач ала бара. Башка хуҗалыкларда да җирләр кибү белән әлеге агротехник алымга тотынырга тулысынча әзерләр. 31 мартта безнең эшче төркем җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Яңа Каръяуды бригадасы басуында булып кайтты. Биредә “АН-2”очкычы ярдәмендә көзге бодай басуын карбамид белән тукландыралар иде. Җәмгыятьнең баш агрономы Борис Данилов белән әңгәмәләшеп алдык. –Әлеге ысул белән бүгенге көнгә барлыгы 2200 гектарда уҗым культураларын өстәмә тукландыруга ирештек, – диде ул. –Кичәдән башлап Киндеркүл авылы янындагы басуда икенче звенобыз 210 гектарда “Туман” сиптергеч агрегаты ярдәмендә шулай ук көзге бодай басуына карбамид кертеп чыкты, әлеге мәлдә башка басуларга күчәргә торалар. Борис Мефодьевич белән сөйләшкән арада очкыч акланга төшеп утырды. Экипаж командиры Альберт Валерьевич Гәрәев – үзебезнең Чакмагыш авылы егете икән. Икенче пилот Андрей Павлович Корнеев белән Уфадан – “Росавиа” компаниясеннән ярдәмгә килгәннәр. Әйткәндәй, Альберт былтыр да “Базы” басуларында эшләгән иде, ул чакта – икенче пилот сыйфатында. Әлеге отрядта ул 2011 елдан, Андрей – 2016 елдан эшлиләр икән. Гомумән алганда, якташыбыз авиациядә 1993 елдан хезмәт итә. Чакмагыш егетенең үз ягы игенчеләренә ярдәмгә ашкынып торуы мактаулы. Бортка бер күтәрелүдә берәр тонна карбамид төяп, көненә 35-40ар очыш ясыйлар икән.Альберт белән сөйләшеп торган арада чит ил маркалы төягечтә уңган механизатор Дмитрий Митрофанов чираттагы порция ашламаны самолет өстенә күтәртеп, Владимир Ведерников, Владимир Акбердин, Валерий Сәгадиев һәм Владимир Соколов самолетка көйләнгән сиптергеч агрегат бункерына аны төяп тә өлгерттеләр. Очкыч яңадан һавага күтәрелде һәм басу өстенә ашлама сиптереп үтте. Тәҗрибәле механизатор Игорь Платонушкин “МТЗ80” тракторында ашламаны складтан бирегә ташып өлгертеп тора. Борис Мефодьевич белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. –Күрүегезчә, һава торышы быел язгы басу эшләрен иртә башларга этәрде. Бүгенге көнгә барлык техникабыз, агрегатларыбыз, хезмәткәрләребез чәчүгә тулысынча әзер. Орлык запасыбыз да, ягулык майлау материалларыбыз да җитәрлек, кадрларга да кытлык юк. Чәчү орлыгын гербицидлар белән эшкәртә башладык та инде. Басуларга керерлек булу белән чәчкеч комплексларыбыз бу эшкә тотыначак.
Без кузгалып китәр алдыннан очкыч яңадан басу өстен иңләп урап төште. Уңган егетләр шунда ук аңа чираттагы порция ашлама төяргә ашыкты. Һава торышы яхшы булганда һәр минут кадерле булуын аңлап эшли базылылар. Аларга быел да югары уңышлар алу насыйп булсын.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей