Чәчу, урак чорларында ару-тару белми эшләдек

       1972 елда Чиләбе совет партия мәктәбен тәмамлап кайткач, мине— нибары 25 яшьлек егетне — район партия комитеты Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган авылы Миңештегә, элекке "Восток" колхозына, партия оешмасы секретаре итеп эшкә җибәрде. Гүзәл табигатьле Миңеште авылы мине бик яхшы каршылады. Анда Галия исемле бер апада фатирда тордым. Колхозда чәчү, урак чорларында төнге үникедән дә иртәрәк кайтып булмый. Галия апа утын сүндерми төн уртасына кадәр мине көтеп утыра иде.

       Яшь булсам да яна коллективка тиз өйрәндем, коммунистлар, колхозчылар hәм авыл интеллигенциясе белән уртак тел таптым. Уз заманында уңышлары белән дан тоткан шушы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, гүзәл төбәктә яшәуче кешеләр турында күңелемдә иң матур хатирәләр саклана. Миңештедә биш ел эшләдем. Бәлки, арытаба да эшләгән булыр идем. Ләкин кардиолог ярдәме кирәк булган тормыш иптәшемнең җитди авыруы барысына да үзгәреш кертте.

       1975 елда беренче балабыз туды. 1976 елда хатыпымның йерәгенә операция ясалды. Күп уйланып йөргәннән соң, туган колхозыма кайтаруларын сорап, райком бюросына гариза яздым. Гаризамны кире кактылар. Партия көчле булган чорда беренче урында эш тора иде...

       1978 елда Карл Маркс исемендәге колхоз рәисе, Социалистик хезмәт герое Еникеев Рифкать Салих улына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Шулай итеп, туган колхозга кайтырга ул ярдәм итте. Арытаба хезмәт эшчәнлегем туган төбәгемдә дәвам итте. Табиблар хатыныма бала табуны катгый тыйса да, 1979 елда кыз бала тудырды.

       Шулай беркөнне райкомга чакыртып алдылар. Ул вакытта халык депутатларының Тәкәрлек авыл Советы рәисе булып эшли идем. Райкомның беренче секретаре Мусин Рәзил Ситдыйк улы "Победа" колхозында партком секретаре эшен тәкъдим итте.

       Балаларым эш сөючән булып, авыру әниләренә булышып үстеләр. Балалар боекмасын дип, кичен кулыма гармун алып җырлый идем, ә күңелем елый иде. Балаларыбыз Иванай авылы урта мәктәбен бик яхшы тәмамлады. Мәктәптән сон, улыбыз — нефть, кызыбыз кооператив техникумын сайлап алып, дипломлы белгеч булдылар.

         Әниләрен күпме сакларга тырышсак та, чир үзенекен итте, яңадан операцияга салырга туры килде. 1997 елда Мәскәүнең Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясенең фәнни үзәгендә аңа катлаулы операция ясадылар. Табиблар гаиләбез бәхетен азга булса да озайтты, әмма ләкин тагын берничә бәхетле елларыбыздан соң тормыш иптәшем безне ятим итеп күзләрен  мәңгелеккә йомды.

         Авыр сүзләр әйтмәгез, ул бит кыз бала, кыз бала..." дип җырлана бер җырда. Балаларымның газиз әниләре бу якты доньяны калдырып китүенә үнөч ел вакыт үтеп китте. Аеруча кыз бала өчен әни кешене югалту бик авыр шул... Еш кына аның каберенә чәчәкләр салабыз. Үзе исән чакта чәчәкләр ярата иде...

         Фәнис Гайнуллин, агропредприятие ветераны, «Юлдаш» гәзите, Дүртөйле районы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей