ЧАКМАГЫШЫМ

Мин, "Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, М.Акмулла исемендәге БДПУ көллияты студенты Юлай Низаев, Чакмагыш биләм-ара үзәкләштерелгән китапханәсе оештырган «Книжный пикник» акциясына зур теләк белән кушылам. Һәм Сезнең карамакка, кадерле дуслар, яраткан картәтием, күренекле журналист һәм язучы, районыбыздан чыккан бихисап журналистларга остаз булып торган олуг шәхес, 7 китап авторы, В.Исхаков исемендәге әдәби премия лауреаты, "Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенә нигез салган, җәмәгать эшлеклесе, Чакмагыш районы үсешенә чагу өлеш керткән Әгъдәл Низаевның "Туган як чишмәләре" китабын тәкъдим итәм. Бу китапта авторның бик күп туган ягыбызның гүзәллегенә, аның кешеләренең чырышлыгына-уңганлыгына багышланган шигырьләре урын алган. Һәрбер шигыре туган бишегебезгә олы мәхәббәт, Ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылып язылган. Ә инде Әгъдәл Сафа улының тәкъдим ителгән китаптан "Чакмагышым" шигыре туган районыбыз 90 еллык матур юбилеен билгеләгәндә бик актуаль.
ЧАКМАГЫШЫМ
Нурланып аталар һәр көнне таңнарың,
Тургайлар җырында мактала юлларың,
Сокланып туймаслык гүзәлләр кызларың,
Кыюлар, уңганнар, Чакмагыш, улларың.
Милләтнең төрлесе куйныңа сыенган,
Йөрәкләр бер булып, мәңгегә кушылган,
Бәхетле яшиләр, дәртләнеп эшлиләр,
Тормышның сукмагы башлана шушыннан.
Данлана хезмәттә,Чакмагыш, улларың,
Кушыла Иделгә көмештәй суларың.
Өздереп басалар яшьләрең сәхнәдә,
Көнләшеп эшеңә киләләр дусларың.
Бизиләр урамны төз, зифа каеннар,
Сәламләп баш ия яныннан үткәнне.
Кем әле җиткәне бар икән, Чакмагыш,
Басуда безнеңчә мул иген иккәнне?
Күрәмсез, өстәлләр сыгыла сыйлардан,
Күңел киң кунакка кем генә килсә дә,
Җылы сүз, якты йөз күрсәтер Чакмагыш,
Дус итеп өенә кем генә керсә дә.(Әгъдәл Низаев).
 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей