БӘЙРӘМ КӘЕФЕ ТУДЫРУЧЫЛАРГА РӘХМӘТ

Күркәм гадәт буенча, һәр Яңа елны каршы алганда район үзәгендә боз шәһәрчеге төзелә. Алдагы еллардан аермалы буларак, ул хәзер почтамт бинасы алдында түгел, ә быел гына ачылган Гаилә ялы паркында урнаштырылды. 9 декабрь көнне якташларыбыз боз шәһәрчеге белән танышу кичәсенә җыелды. Иң тәүдә паркта җыелучылар Яңа ел бәйрәмнәренең төп кунаклары – Кыш бабай (Ривенер Гобәев) белән Карсылуны (Илсөяр Габдрахманова) каршы алды. Аннары алар мәйданчык буенча сәяхәт кылдылар. Шау-гөр килеп уйнап йөргән балаларга кушылып, боз лабиринты аша үттеләр, хәтта биек таудан шуып төшәргә дә икеләнеп тормадылар. Боз шәһәрчеге быел, чыннан да, бик уңайлы урында һәм нык матур итеп эшләнде. Чакмагыш халкы һәм кунаклары аның гүзәллеге белән сокланып туя алмый. Бу матурлык исә – үзебезнең район оешмалары хезмәткәрләренең уртак иҗат җимеше. Бәйрәм кичәсендә алар тарафына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. “Чакмагыш электр челтәрләре”, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы, Юл төзү-ремонтлау идарәлеге, “Газсервис”, “Водоканал”, “ЧакмагышАрена”боз шугалагы, беренче урта мәктәп һәм гимназиянең тырыш ирегетләре боз хәзерләүдә катнашты. Аннары Рамил Камил улы Агиев җитәкчелек иткән “Чакмагыш тораккоммуналь хуҗалыгы” оешмасыннан мастер Илгиз Сакаев бригадасы әгъзалары Динар Мөхәммәтҗанов, Замир Турсунов, Рәлиф Зәйнетдинов, Роберт Насыйбуллин, Андрей Бондаревның кулларында эш кораллары уйнап торды. Боз шәһәрчеген булдыруда Илгиз Сәлахов, Равил Халиков, Илшат Латыйпов, Альберт Хисамов, Илмир Кирәев, Илшат Гомәров кебек егетләрнең дә өлеше зур булды. Махсус техника белән шәхси эшкуар Ирек Шәрипов ярдәм кулын сузды. Бәйрәм мәйданының күркәм бизәкләре булып боздан ясалган Кыш бабай, Карсылу, 2021 елның хуҗасы – Үгез, Убырлы карчык һәм аның йорты, җитез ат белән чана сыннары тора. Аларны күрү белән скульптор Айдар Габдуллинның бар күңел җылысы салынуы шунда ук күзгә бәрелә. Очрашуыбызның төп кунаклары – Кыш бабай һәм Карсылу һәр фотозонада балачагалар белән истәлеккә сурәткә төштеләр, нәни дусларына татлы күчтәнәчләр өләштеләр. Нинди генә очрашу җыр-моңнарсыз үтсен инде?! Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара Шәймиева, Руслан Әбдиев, Гөлназ Сәлимова башкаруындагы җырлар якташларыбызга бәйрәм бүләге булып яңгырады. Кадерле якташлар! Вакытыгызны күңелле һәм файдалы үткәрергә боз шәһәрчегенә килегез! Мондагы гүзәллеккә бер генә кеше дә битараф кала алмас. Әмма хәвеф сезлек кагыйдәләрен үтәү турында онытмагыз. Боз сыннарын булдыруга көч салган кешеләрнең хезмәтенә ихтирам белән каравыгызны сорыйбыз. Җем-җем итеп балкып торган утлар белән бизәлгән чыршылы шәһәрчегебез безне Яңа елга аяк басканчы да, бәйрәм көннәрендә дә, аннан соң да әле берара шатландырып торсын!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей