БӘЙРӘМ АЛДЫННАН – БҮЛӘК ҖЫЕМНАРЫ

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эльмира Рамил кызы Федорова Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтач һәм Рәҗәп авылларындагы филиалларында хезмәт салучыларга бүләк җыемнары тапшырды. Әлеге сәяси партиянең төбәк бүлекчәсе тарафыннан үткәрелгән «Табиблар турында хәстәрлек күреп» акциясе чикләрендә пандемия шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләренә азыктөлек җыемнары әзерләнгән иде. Иң тәүдә Яңа Балтачтагы реабилитацияләү үзәгенә юл тотылды. Дөньякүләм пандемия аркасында кертелгән чикләүләргә бәйле, биредә карантин режимы хакимлек итә. Шуңа күрә әлеге бүләкне филиал җитәкчесе Наил Гамбир улы Шакиров капка төбенә чыгып кабул итеп алды. – Хезмәткәрләребез икешәр атна биредә тәрбияләнүче персонал белән күзмә-күз мөгамәлә итеп, вазыйфа бурычларын тайпылышсыз үтиләр. Безнең хакта хәстәрлек күргәннәре өчен чиксез шатбыз, тырышлыгыбызны бермә-бер арттырып, чир таралуга юл куймас өчен барлык чаралар да күреләчәк. Сезгә ихлас рәхмәт белдереп, эшегездә уңышлар телибез, – диде ул.Рәҗәп авылындагы өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны социаль реабилитацияләү үзәге җитәкчесе Фәнзир Фәнзил улы Мәхәммәдиев та бүләкләрне капка алдында кабул итте. Ул да үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерде, иң изге теләкләрен җиткерде.

 

Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей