Буралар иген белән тула

      Дүртөйле районы игенчеләре борчакны урып-җыюны тәмамлады. Бөртекле уҗым культураларын җыю да ахырына якынлаша. Район агропредприятие эшчәннәре җаваплылыкны тоеп, җиң сызганып эшлиләр. Югары сыйфатлы игенне җыеп алуга тырышып көч салалар. Барлык хуҗалыкларда да уңышны җыеп алу кампаниясе югары кимәлдә оештырылган.

     hава торышы көндә үзгәреп, яңгырлар явып эшне бераз тоткарласа да, авыл эшчәннәре иген кырларында тырышып хезмәт салалар.

      Басу-кырларда комбайн, трактор, машина тавышлары иртәннән алып кичкә кадәр гүләп тора. Мал азыгының тиешле запасын туплауларына, өлгергән бөртеклеләрне уңышлы жыеп алуга ышаналар уңган дүртөйлеләр.

Фәнис Галләмов, Дүртөйле районы.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей