Буралар иген белән тула

Дүртөйле районы игенчеләре борчакны урып-җыюны тәмамлады. Бөртекле уҗым культураларын җыю да ахырына якынлаша. Район агропредприятие эшчәннәре җаваплылыкны тоеп, югары сыйфатлы игенне җыеп алуга тырышып көч салалар. Барлык хуҗалыкларда да уңышны җыеп алу кампаниясе югары кимәлдә оештырылган.

         Бөртекле һәм кузаклы культуралар 23,5 мең гектарда җыеп алынган. Уңыш - гектарыннан уртача 23,6 центнер тәшкил итә.

         «Күрсәткечләр көндә үзгәреп тора, әле бу сонгы чик түгел»,- диләр  уңган дүртөйлеләр.

 

Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитик секторы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей