Булсын дип тырыша
Авыл җирендә иң матур һәм күңелле чор башланды. Иртәнге тынлыкта кошлар сайраганын һәм ерактагы трактор гөрелтесен генә ишетергә мөмкин.
Язгы чәчү игенче тормышында дулкынландыргыч вакыйга булып тора. Аның күңеле мул уңышка ышаныч белән тулы. Басуга чыктың да, трактор белән иңләп-буйлап кына эшләдең түгел. Уңыш күктән төшмәгәнлеген, моның өчен җиргә тир тамызырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. Чәчүгә керешкәнче техникаңның төзеклеген тикшерү, чәчү агрегатларын көйләү дә төп факторларның берсе булып тора. Даутлар авылындагы «Шакиров» крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә тулы көченә җир эшкәртү, ашлау, язгы чәчү эшләре бара. Без барганда коммуна басуында 25 гектар мәйданда элита сортлы бодай чәчеп ята иделәр. Биредә чәчү эшләренең комплекслы барышы хуҗалык җитәкчесе Флорис Шакиров һәм улы Илнарның тырышлыгыннан тора. Әйе, фермер сорауларга җавап бирсә дә, күңеле белән ул чәчүне уйлый, сыйфатын кайгырта иде. Туктап торган арада гына да чәчкән җирен карап, орлыклар каплануын тикшереп чыкты ул. Чәчү эшләре гөрләп барган басуларда техника аз түгел. Кайсысы ашлама чыгара, кайсы симәнә ташый. Чәчү агрегаты артына басып, эшне контрольдә тотучылар, орлыкны карап баручылар белән дә танышып уздык. Алар – Галинур Гарифҗанов, Азат Камалов һәм Нәфис Шәмсетдиновлар. Җир эшкәртүдә, дым каплауда, культивацияләүдә Фәнис Зиялтдиновка тиңнәр юк. Ул эшен җиренә җиткереп, булсын дип эшли. Менә шундый тырыш егетләре белән мактаулы ул бу хуҗалык. Механизаторлары да, шоферлар да һәрбер бөртекнең кадерен белеп, киләсе уңышның муллыгы бүгенге эш сыйфатына турыдан-туры бәйле булуын аңлап эш итәләр.
Гөлназ Хуҗина.