Булдыклыга эш карышмый ул (Бураевский район)

«Победа» җәмгыятенең Алтаю авылындагы мөгезле эре терлекләр асралучы ферма коллективы зур түгел.Бирегә  сыналган, хезмәт  дисциплинасын төгәл үтәгән кешеләр генә эшкә алына. Вакытында тиешле хезмәт хакын түләгән, материаль дәртләндерү чараларын кулланган эш урыны әлбәттә, кемгә дә кадерле. Районның башка фермалары белән чагыштырганда монда кадрларга кытлык юк. Терлекчеләр үз иңнәренә йөкләгән эшне сыйфатлы башкарып ихтирам яулый. Ферма мөдире Алик Камалов әйткәнчә, маллардан көненә кимендә 800-1000 грамм артым алу гадәти хәл.

Алтаю авылының хөрмәтле, эшсөяр гаиләренең берсе булган Мәрдәновлар әлеге хезмәтне дүрт дистә еллап уңышлы башкара. Ирле – хатынлы Людмила белән Фәми ел әйләнәсенә мал симертүдә көч сала.  Әлеге вакытта100 баштан артык мал бәйдә тотыла. Алар ел ярым дигәндә 450- 500 килограммга җиткерелә һәм ит комбинатларына тапшырыла.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей