Булдыклыга эш карышмый (Бураевский район)

Соңгы елларда районда чылбырлы тракторлар санаулы гына калып бара. Һәм аларда эшләрдәй механизаторлар  да күп түгел. Мондый тракторлар инде эксплуатацияләнү вакытын икеләтә дә үткәрүгә карамастан, юнчел хуҗалар аларны исәптән төшерми, сыйфатлы төзекләндереп, төрле басу мәшәкатьләрендә уңай файдалана.

Шундый техниканың берсе «Кама» хуҗалыгында   дым каплауда, туфрак йомшартуда, аннары мал азыгы хәзерләгән көннәрдә яшел масса тыгызлауда, көзен җирләрне туңга сөрүдә эшләтелә. Әлеге корыч атны дистә елдан артык йөгәнләүче Данил Шәйхетдинов биредә Даутлар авылыннан йөреп эшли.

Югарыда әйтелгән хезмәтләрне башкаруда үз өлешен керткән игенче коллективта хөрмәт яулаган алдынгыларның берсе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей