Булдыклы ир (Бураевский район)

Туган авылы Бакалыда гына түгел, тирә-як күрше авылларда да Рим Әхәтов хакында шундый сүзләр ишетәсең. Ул шәхси тракторында төрле хезмәтләр күрсәтеп, ихтирам яулый. Язын авыл халкының бакчаларын сөрә, җәен малларына печәнен чабып бирә, урманнан утынын ташый. Кыскасы, трактор белән нинди эшләр башкарып була, берсен дә кире какмый.

Урындагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фидәил Сахаев та рәхмәтле аңа. Басулардагы сезонлы эшләр барган көннәрдә Рим Нәгыйф улы рулоннарга төреп җыйналган тупас азыкларны ферма ихатасына ташып өйде. Кышын аларны мал утарларына кертә, авыл урамнарын, фермага илтүче юлны кардан тазарта ул.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей