Булдыклы һәрвакыт кирәкле (Бураевский район)

Басуларда кызу язгы кыр мәшәкатьләре, аннары мал азыгы хәзерләгән, ашлык урагы барган көннәрдә хуҗалыкларда эшче көчләр җитешмәүчән.

Аны өлкән яшьтәгеләрнең ярдәме тулыландыра. Озак еллар Чалкакта, урындагы элекке “Кызыл таң“ колхозында төрле эшләр башкарып лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарының күбесе көчләреннән килгәнчә ярдәмен күрсәтә. Рәфәвил Нәбиев та шундый кешеләрнең берсе.

Ул ел да басу мәшәкатьләренә үзенең шәхси йөк машинасында килеп чәчүчеләргә орлык чыгара. Язын иртә культуралар һәм көзен арыш чәчкәндә ул басудагыларның якын ярдәмчесе буларак ихтирамлы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей