Булдыклы егет Ромис (Бураевский район)

Халык телендә әйтелгән мондый сүзләр Ромис Әүхатов кебек хезмәт алдынгылары хакындадыр. Ул байтак еллар терлекчелектә көч салып хөрмәт яулаучыларның берсе. Ялдәктәге «Зарипов» шәхси предприятиесендә елкычылыкның уңышлы үсешендә аның да өлеше бар.

Монда асралган атлар, тай һәм колыннар сәламәт үсеп, мул артым бирә. Ромис кыш озыны алларыннан, утардан азыгын өзмәде, судан аермады. Елкычылык белән җитди шөгыльләнгән хуҗалык басуларында солы яхшы уңа. Бер килограммы бер азык берәмлегенә тиң булган орлыклар атларның иң яратып ашаган азыгы.

Шуңа хуҗалары улакларны буш тотмады, атлар көр кышлап чыкты.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей