Бүген Борайда Бал фестивале үтә (Бураевский район)

“Борай балы – еллык сәламәтлек”  девизы астында башланган бу беренче район Бал фестивале  районның барлык кортчыларын бер урынга җыйган.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан бал, бал кортлары продукциясенән торган чагу күргәзмә белән башлынды. Һәр өстәл үзенчәлеге белән җәлеп итте.

Фестиваль фәнни-гамәли конференция белән дәвам итәчәк. Ахырда күргәзмә “Иң тәмле бал”, “Иң матур өстәл”, “Төрле бал продукциясе”, “Иң актив авыл биләмәсе башлыгы” номинацияләреннән җиңүчеләрне билгеләү булачак.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей