Бу елда оченче

«Быел безнең зиратта бу инде өченче өмә», - диде безгә Яңа Урал авылында яшәүче Альбина Исаева. Әйткәндәй, ул урында­гы зират биләмәсен тәртипкә китерү буенча эшне башлап йөрүчеләрнең берсе. Хәзер авыл­да бик аз кеше яши, кышын - ун­лап кына, алары да, нигездә, олы яшьтәгеләр. Җәй көне тагын да биш йортта тормыш җанлана     авылдан чыккан кайбер кешеләр җылы вакытта бирегә кайтып тора. Шуңа да өмәгә башлыча туган авылына ялга кайтучылар җыела.

Бу юлы җыелучылар зират биләмәсен каплаган карт агачларны кистеләр һәм кой­   маны алыштыру эшен башладылар. Бер якта яңа койма куелган иде инде, быел икенче ягын яңарта башладылар. Авыл Советы башлыгы бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде, - диләр авылдашлар. - Югыйсә безгә авырга туры килер иде».

Киселгән агачларны чыгаруда эшкуарлар, шушы авылдан чыккан Роберт Гыйлемшин һәм Салават Нәсибуллин ярдәм итте. Алар бирегә үзләренең «Беларусь» тракторлары белән килгәннәр иде.

Җәмәгать эшләрен оештыручылар шуны да әйтте: авылдан читтә яшәүчеләр, мәсәлән, Дүртөйледә, өмәләргә бик кайтмый. «Ә бит уйлап карасаң, барысының да әти-әниләре, ягъни аларның каберләре биредә. Зиратны тәртипкә китереп, без аларга хөрмәтебезне җиткерәбез», - диләр алар. 

Резеда Ахматнурова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей