Бриллиант туй – ул 60 ел уртак язмыш

Бриллиант туй – ул 60 ел уртак язмыш, уртак гомер. Бу туй алмаз туй дип тә атала. 60 ел бергә бәхетле гомер итү ул иң кыйммәтле, затлы асылташ - бриллиантка, алмазга тиң гомер.
Бу күркәм юбилее белән Бигәнәй авылында яшәүче Галимовлар
гаиләсен, Әһәлия Шәрәфгали кызын һәм Зөфәр Гарифҗан улын котладылар. Зөфәр белән Әһәлия кечкенәдән танышлар, бер авылда, Бигәнәй авылында туып үскәннәр.. Гаилә пары 6 балага, 1 ул һәм 5 кызга гомер бүләк иткән.
Шулай ук Галимовларның 11 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар, Юбилярларны котларга Каинлык авылы биләмәсе башлыгы Марат Мансур улы Фазлыев килде. 60 ел гомерен кулга-кул тотынып үткән кешеләр чын хөрмәткә лаек, ә аларның алтмышынчы еллык никахлары буын тарихына керә һәм бу тарих буыннан буынга, нәселдән нәселгә тапшырылып барыр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей