Бригадирлар осталыкларын дәлилләде

Гадәттәгечә, сабантуй мәйданында алдынгы парады тәмамланганнан соң, район хуҗалыкларында хезмәт салучы бригадирлар ярышы башланды. Хезмәт урыннарында җитәкчеләрнең “уң куллары” булган бу урта звено белгечләре, һәрвакыттагыча, әлеге сабантуйда да халкыбызның атаклы “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә әз” дигән мәкален дәлилләп, үз осталык-уңганлыкларын исбатлады. Күз ачып йомган арада атларын җигеп, санаулы минутлар эчендә бер-бер артлы ярыш мәйданына төшеп, тиешле дистанцияне урап та килделәр. Бер-берсе белән генә түгел, җилнең үзе белән дә ярышып чапты кебек алар бу мизгелләрдә – хәтта фотоаппарат-телефон камералары да аларны кадрга “электереп” калырга чак өлгереп барды, дип әйтсәк тә урынлы булыр кебек. Районыбызда шундый уңган-булганнар эшләвенә сокланмыйча мөмкин түгел! Тамашачылар да аларны дәртләндереп-хуплап, әйдәләп, көч биреп торды.
Хуҗаларының ярыш чәмен гомер-гомергә авыл кешесенең төп ярдәмчесе булган акыллы малкайлар да яхшы аңлый кебек – алар да финиш сызыгын иң алдан кисеп үтәр өчен бар көчен туплап чапты. Юртаклар һәм чаптарлар бәйгесеннән һич ким булмады бу ярыш!
Әлбәттә, һәр бәйгенең үз алдынгылары була. Алар бу юлы да билгеләнеп, үзләре хезмәт салган хуҗалыкларын данлады. Үз кооператив-колхозының исемен аклап, бу ярышта да аны җисеменә туры китереп, “Герой” хуҗалыгы вәкиле Фәдис Әмирҗан улы Кәримов финиш сыгызын беренче булып кисеп үтте. “Үзәк” МТСы хезмәткәре Илдар Әнис улы Йосыпов аңардан бик азга гына калышып, икенче булып килде. Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте данын яклаган Алмаз Хәдит улы Сираев финишны өченче булып кисеп үтте һәм җиңү яулаучы уңганнар исемлеген тәмамлады.
Без аларны бу уңышлары белән ихлас котлыйбыз һәм артабангы хезмәтләрендә тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
Рәзилә Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей