Бозауларга яшел печән (Бураевский район)

Мамык кебек йомшак яфраклы кәҗә үләне аеруча яшь маллар өчен яхшы азык. Кузаклы күпьеллык үләннәрдән беренче булып өлгерүче әлеге үләнне терлекчеләр көлтә итеп бәйләп, бозаулар алдына куеп ашарга өйрәтүдә  дә куллана. Эре яфраклы һәм юан гына сабаклы бу үләнне яхшылап киптерергә дә кирәк. « Победа» җәмгыятенең Борай бүлекчәсендә көч салучы механизаторлар үлән пакусларын күтәртеп җилләтеп киптерә. Аннан соң рулоннарга төреп җыйнап ферма ихатасына ташып өя.    

Бу көннәрдә Антон Зайруллин 84 гектарлы кәҗә үләне басуында эшләде. Ул тракторына ян тырма- печән әйләндергечен тагып пакусларны җилләтте, шуннан пресс- подборщик белән рулоннарга җыйнады.

 Әлеге җәмгыятьтә күпьеллык үләннәр барлыгы 821 гектар мәйданда үстерелә. Аларның төп өлеше кузаклыларга туры килә. Ике ел дәвамында гына үстерелүче клевер яхшы мал азыгы гына түгел. Тамырларында азот бактерияләре туплаучы үлән туфрак ашлауда киң файдаланыла.Чәчү әйләнешендә аңардан соң чәчелгән бодай, арпа минераль ашламасыз да уңышны мул бирә, ашлыгы да чиста була. Җәмгыять басуларында клевер ел да кимендә 250 гектар мәйданда чәчелеп чәчү әйләнешен урый, ягьни бөртекле культуралар нигездә кузаклылырдан соң чәчелә дигән сүз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей