Бозау үстерү остасы (Бураевский район)
15 декабря 2020
Рәдиф Гыйльманов 36 ел инде «Урожай» хуҗалыгының малчылык тармагында эшли. Бүгенге көндә аның карамагында өч көннән өч айга кадәрге берничә дистә бозау.
– Хезмәттәшләрем белән һәр эшне бергәләп, киңәшләшеп башкарабыз. Бозаулар алдына коры печән, катнашазык куябыз, асларын чистартабыз. Аслары чиста, коры булса, алар салкыннарга бирешми, – ди Рәдиф Гыйльманов, хезмәте белән таныштырып.