Бозау карау остасы (Бураевский район)

Ваныш товарлыклы-сөтчелек фермасында Зифинә Камаловага бу сүзләр күптән әйтелгән иде. Ул аны инде берничә дистә еллар дәвамында  уңышлы аклап килә. Хезмәт алдынгысы караган бозаулар, сәламәт үсеп, мул артымын бирә. Әлбәттә, эшенең яхшы барышында тормыш иптәше Фларитның да өлеше юк түгелдер. Гаилә башлыгы биредә ветеринария табибы вазыйфасын да үти.

Алар икесе бергәләп казан астына утынын ягып суын җылыта, ир кеше бүлмәләрне тирестән тазартуда ярдәмләшә һәм башкалар.

Менә шундый үз эшенең осталары барда «Арсланов»  шәхси предприятиесенең эше көйле булып, планлаштырылган күләмдәге продукциясе җитештерелә, яшь маллар сәламәт үсә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей