Бөтен көчне – мал азыгы хәзерләүгә

Табигатьнең иң гүзәл чагы. Әмма мал асрап яшәүче авыл кешесенең җәйге табигать матурлыгына хозурланып йөрергә вакыты юк шул. Кышка җитәрлек печән хәзерләргә кирәк. Хуҗалыкларда да ит-сөт җитештерү күрсәткече азык базасының мул булуына бәйле. Шушы көннәрдә үткән семинар-киңәшмә нәкъ шуңа багышланган иде. Анда авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы  Ильвер Нурмөхәмәтов, белгечләре, крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинар  районда беренчеләрдән булып мал азыгы хәзерләүгә тотынган Ленин исемендәге хуҗалыкта узды.
Киңәшмәне ачып, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы  Ильвер Нурмөхәмәтов эш нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Люцерна культурасын, кышкы бодай чәчәргә, кәҗә үләнен тиз арада җыеп алырга, сыйфатлы мал азыгы тупларга һәм район ветеринария станциясендә  тикшертеп торырга һәм тиз арада һәм туклыклыгын саклау өчен технологиягә ярашлы хәзерләргә кирәклегенә басым ясады. Район алдында торган төп бурыч – сөт җитештерүне арттыру дигән таләп куйды.  
Хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков сүзләренчә, терлек азыгы әзерләү техникасы җитәрлек,  алар әллә кайчан яхшылап әзерләп куелган – ургыч комбайннар, печән җыйгыч, төягеч, яшел масса ташу өчен техника бар да эштә. Әлеге вакытта Берләч авылы янында 80 гектар мәйданны биләгән кәҗә үләне тезмәләргә салына.  Сенаж салу эше тулы куәтенә бара. Бадрак авылындагы ферма янындагы траншеяга сенаж салыначак.  50 гектардагы люцерна һәм кәҗә үләне дә шушы траншеяларга вакытында җыелып алыначак. Узган ел коры килүе күп кенә культураларны көйдереп, юкка чыгарды, шулай булуына карамастан, биредә люцерна культурасын сыйфатлы чагында җыеп алганнар.
– Терлек азыгының сыйфаты аны хәзерләү вакытына бәйле. Азыкның сыйфаты юк икән, димәк, сөтнең дә сыйфаты булмаячак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим, – дип семинарда чыгыш ясады районның баш агрономы Хәлил Минһаҗев. – Витаминнарга бай рационлы мал азыгы алу өчен люцерна һәм кәҗә үләнен бергә аралаштырып чәчәргә һәм  мул уңыш алу өчен печәнлекләрне дүрт ел саен алыштырып торырга кирәк. Урып-җыю эшләренә техниканы, ашлык кайтаруга амбарларны әзерләү мәсьәләләрен дә күздән ычкындырырга ярамый. Атна эчендә пар җирләрен эшкәртүне дә тизләтергә кирәк. Шул ук вакытта башка кыр эшләрен дә онытмыйча, чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртү эшләрен дә тизләтү мөһим.   
Ильвер Габдулла улы кукуруз һәм люцерна чәчелгән басулар белән таныштырды, киләчәктә безнең климат өчен яраклы сортларны терлек азыгы әзерләүдә куллану планнары белән уртаклашты. Сыйфатлы мал азыгы әзерләп,  мул артым алырга кирәклеген әйтте. Шулай ук районда узачак Сабантуенда бердәм булып катнашырга чакырды. Механизаторларга, авыл хезмәтчәннәренә техник хәвефсезлек таләпләрен үтәп, бәла-казасыз эшләргә кирәклегенә басым ясады. 
Семинарда катнашучылар сыйфатлы мал азыгы хәзерләү буенча фикер алыштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей