Борынгы йолаларны тергезеп (Бураевский район)

Каз – ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә бик теләп асраганнар. Беренчедән аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме. Җәй көне кипкән каз ите белән ит юклыгы да бик сизелмәгән. Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчкәннәр.
Инде борынгы йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып, казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар. Аны бүлүне бу эшне җиренә җиткереп, йолаларын үтәп башкаручы, үрнәк тормышлы мөхтәрәм осталарга тапшырганнар. Каз күтәреп килгән “күчтәнәчле кунак” һәрвакыт аерым хөрмәткә лаек саналган. 
Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Менә  шундый матур чара  Бадрак авылында Ләйсән Исламова гаиләсендә узды. Булдыклы, эшчән хуҗабикә ел саен  ихатасында 25шәр баш каз алып үстереп, матур каз өмәсе үткәрә. Быелгы өмәгә дә   гәрәбәдәй сап-сары булып үскән казлар  ямь бирде.  Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын ала. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәтте. Авылның иң уңган тугыз кызы, апа-әбиләре бу чарга үзләре теләп килде. Йолкыган казларны көянтәгә асып, алар чишмәгә, су буена юл тоттылар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юдылар. Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торды. 
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей