Борай районына эш визиты белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары килде

17 август көнне, безнең районга эш визиты белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов килде. Сәфәр барышында аны Борай районындагы урып-җыю эшләренең барышы белән авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов таныштырды. Шулай ук алар орлык салу, минераль ашламалар һәм техника белән тәэмин итү мәсьәләләре, районның агросәнәгать комплексын үстерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей