Борай фермеры – Казанда

Казанда Татарстан Фәннәр Академиясендә узган X Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында “Борай фермеры” кибете хуҗасы Рәмил Зарипов һәм “Автомаркет” кибете хуҗасы Айдар Гарипов та катнашты.  Өч көн буена дәвам иткән җыенда 40 Русия төбәге һәм 4 чит илдән 450 делегат катнашты. 
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев билгеләвенчә, бүгенге көндә алдыбызда яшьләрнең авылдан китү проблемасы тора.  Яшьләрне авылларда тормыш корырга, шунда эшчәнлек алып барырга җәлеп итү хакында уйланырга, үз җирлегендә эшкуарлык белән шөгыльләнүче милләттәшләргә рәхмәтле булырга кирәк. Эшкуарлык – ул авылны саклау чарасы.
Сүз авылны саклап калу мәсьәләсендә фермерлык, игенчелек, сату эшләренә игътибар итү турында барды. Җыенның ачылу тантанасы ахырында илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган, авыл хуҗалыгын үстерүдә һәм эшкуарлык өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән милләттәшләребезгә Татарстанның ведомство һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды. Делегатлар 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп, татар авыллары язмышы, бүгенгесе һәм киләчәге, тәрбия мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы продукциясен сату юллары хакында фикер алыштылар. Җыенда катнашучылар Буа районына барып, биредәге авыл эшкуарларының тәҗрибәсе белән танышты. 18 мартта Казанда X Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Биредә татар эшкуарлары җитештерә торган товарлардан күргәзмә дә эшләде. Борай фермеры Рәмил Зарипов форумда үзенең эшчәнлеге, фермер хуҗалыгы, гаиләсе турында чыгыш ясады. Ул Башкортстан Республикасы һәм Борай районы халкы өчен басудан алып, продукцияне сатып алучының өстәленә җиткерүдә күп көч салынуын, хуҗалыкта җитешетерелгән продукциянең хәләл булуын билгеләде.
Материалларны Гөлназ Хуҗина әзерләде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей