Борай – баллы төбәк (Бураевский район)

Район умартачыларын дәртләндерү, җитештергән продукцияләрен реализацияләү, умартачылыкны тагын да үстерү максатыннан бал бәйрәме оештырылды. Аның эшендә башкала кунаклары да катнашып, файдалы киңәшләре белән эчтәлекле чыгыш ясады. Мондый фестиваль беренче тапкыр гына булса да, зур оешканлык белән үтте. Анда унөч авыл Советы авыл биләмәсеннән килгән умартачылар балын, пергасын, прополисын һәм башка төрле умартачылык продукциясен тәкъдим итте. Бәйрәмгә килүчеләр татлы ризыктан авыз итеп, аңа үз тавышын бирде.

Бу көнне район мәдәният йорты алды шау-гөр килеп торды. Һәр авыл Советы авыл биләмәсе үзенең сату мәйданчыгында  анда умартачыларга уңайлы шартын булдырган. Өстәлдән баллы,  самавырдагы кайнар чәе, тәбикмәге һәм башка сый-нигъмәте өзелмәде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре  бәйрәмне концерт номерлары белән бизәде, балалар да осталыкларын күрсәтте. Баһалама комиссиясе әгъзалары һәр өстәл янында булды. 

Муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков әлеге тантаны ачып, халыкны бәйрәм белән  котлады, бал ярминкәсенең уңышлы барышын теләде. Шундый ук бал ярминкәсе 14 сентябрьдә Уфада үтәчәк. Анда баручылар арасыннан 2021 елда Башкортстанда  йөздән артык ил умартачылары катнашлыгында булачак “Апимондия – 2021” бал фестиваленә кандидатлар сайланачак. Борайлыларның да шундый зур чарада катнашу мөмкинлеге бар. Моңа, әлбәттә, җитди әзерлек кирәклеге әйтелде.

Конференциянең икенче өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. Бу көнне һәвәскәр умартачылар белән Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов, Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге директоры урынбасары Владимир Яковлев, Башкорт фәнни ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Азамат Буканов, Башкорт  дәүләт  аграр университеты профессоры Марат Гыйниятуллин һәм республиканың баш умартачысы, кортчылык һәм апитерапия буенча Башкорт фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Әмир Ишемгулов умартачылыкны үстерүдә булган  тәҗрибәләре белән уртаклашты. Хәзерге заманда проблемалар күп төрле. Мәсәлән, бал кортларын һәлак итүче гербицидлар, пестицидлар белән эшләгәндә хәвефсезлек чараларының катгый үтәлешен тәэмин итү, бал кортлары авыруларына каршы көрәш, дәвалау мөмкинлекләре, республикага һәм, шул исәптән районга, авыру таратучы, безнең табигать шартларына яраклашмаган кортлар кертү, читтән сатып алуны булдырмау кебек һәм башка әлеге тармакка бәйле мөһим мәсьәләләр каралды.

– Республика районнары арасында Борай – умартачылык продукциясе җитештерү мөмкинлеге зур булган районнарның берсе. Авыллар урман белән уратып алынган. Сездә бал кортларын һәр авылда кимендә йөзәр умартада карарга була. Моның өчен урманнан арендага җир алырга кирәк. Бу эштә табигатьтән файдалана белү мөһим. Борайның баллы төбәк икәне бәхәссез, – диде үзенең чыгышында Әмир Ишемгулов.

Фикер алышуларда урманчы һәм һәвәскәр умартачы Илһам Хәкимов, Иске Мостафа авылы умартачысы Гөлфирә Мусина чыгыш ясады.

Киләчәктә умартачылыктагы хезмәтләрне җиңеләйтү максатыннан кул көчен  киметеп механикалаштыру бурычы тора.  Терлекчелек тармагының аерым бер юнәлеше булган умартачылыктагы проблемаларны хәл итү хакындагы мондый ачык сөйләшү урынлы иде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков йомгакалау чыгышында әйткәнчә, киләсе елларда бал фестивале әлегесеннән зуррак  итеп, күп умартачылар һәм башка авыл хуҗалыгы тармагында көч салучылар катнашлыгында үтәр.

Бу көнге бал фестивалендә «Иң матур өстәл» номинациясендә Кәшкәләү авыл Советы авыл биләмәсе, «Иң актив авыл биләмәсе башлыгы» номинациясендә Кузбайдан Роза Габделхакова,  «Иң күп төрле бал продукциясе» номинациясендә Әҗәк авыл биләмәсе табылды. Ваныш авыл Советы умартачысы Камил Әгъзамов җитештергән бал иң тәмлесе булды. Җиңүчеләр Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей