БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА 75 ЧЫРШЫ

Җиңү көне алдыннан Комалак авылы халкы зур булмаган ылыслы "посадка" утыртты. Авыл үзәгендә урнашкан обелиск янында активистлар 75 чыршы үсентесе утыртты, чараны алар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлады. Акция районның "Хәтер бакчасы" халыкара акциясендә катнашуы белән билгеләнде.

Данлыклы әти-дәү әтиләребез бөек эш кылган – безгә тыныч гомер бүләк иткән, дип исәплибез. Бу агачлар үсеп килүче яшь буынга әле озак аларның данлыклы батырлыгы турында искә төшерер, дип ышанабыз.

Авыл халкы "Хәтер бакчасын" яхшылап караячагына ышандырды.

Рәшит Әхмәдуллин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей