“Бәхетле” белән без бәхетле

Сәүдә – республика, шул исәптән район икътисадының иң мөһим тармакларының берсе. Бу өлкәдә көч салучылар осталыклары, заманча технологияләрне нәтиҗәле кулланып, билгеләнгән планнарны чынга ашырып, районның икътисадын күтәрүдә булышалар. Борай авылында яшәүче Ләйсән һәм Салават Шакировларның “Бәхетле” кибетенең сату рәтләре бик уңайлы, ассортимент киң, сайлау мөмкинлеге зур булуы белән райондашлар алдында абруй казанды. Чагыштырмача арзан бәя, ташламалар сатып алучылар өчен зур уңайлык тудыра. Биредәге тере чәчәкләр, гөлләмәләр, тәрәз төбу гөлләре яңа, чагу булуы белән һәр сатып алучыны үзенә әллә кайдан тартып тора.
Фото: Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей