Бездә халык бердәм эшли

Каенлык авыл советы авыл биләмәсендә узган отчет утырышында район Советы рәисе Алик Усаев, район Советы депутаты Илшат Сәмигуллин, депутатлар, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл старосталары катнашты. Биләмә башлыгы Марат Фазлыев 2021 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2022 елга планнар белән таныштырды. 
– Авыл биләмәсенең социаль-икътисадый үсеше аның бюджетыннан тора. Безнең бурыч – аның керем өлешен арттыру һәм дотация ягын киметү. Керемнәр физик шәхесләрнең керемнәренә, милкенә,  арендадан, җиргә салымнардан тора. 
2021 елда авыл биләмәсе берничә мөһим проектны тормышка ашыруда катнашты. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Гамәлдәге эшләр” программасы ярдәме белән Сәетбай авылының Мишәр урамындагы зират коймаларының бер өлеше төзекләндерелде. Халыкның һәм шушы авылдан чыккан кешеләрнең акчалата ярдәме 175500 сум тәшкил итте. Нигездә барлык эшләр дә Зилия һәм Рәзәви Гобәйдуллиннар җитәкчелегендә халык тарафыннан башкарылды, барлыгы 8 өмә үткәрелде, эшне дәвам итәр өчен халык акчасына өстәмә материаллар алынды. 
Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәме белән Сәетбай авылының Дуслык урамындагы зиратның коймаларына капиталь ремонт ясалды. Инициатив төркем тарафыннан 288500 сум акча җыелды, моны башкарып чыккан өчен Рәйсә Ганиева, Лида Галиева һәм Лира Хәсәноваларга зур рәхмәт. Шулай ук авыл старостасы Илһам Хаҗиевның һәм инициатив төркем рәисе Илсур Моратовның эше аерым рәхмәткә лаек. 
Карабай авылының Анил Насырыев җитәкчелегендәге активы зур эш башкарды: авылдагы зират коймаларының зур өлешенә капиталь ремонт ясалды. Икенче зиратта алар картайган агачларны кисү эшен оештырдылар. Карабайда бары тик зиратларны төзекләндерүгә генә дә 15 өмә үтте. Агымдагы елның гыйнварында икенче зират коймасының бер өлешенә ремонт ясарга материал сатып алынды. 
Бигәнәй авылы халкы да С.Майский урамындагы зиратның 100 метрдан артыграк коймаларын яңартты, барлыгы дүрт өмә ясадылар, янә материаллар сатып алдылар. Нигездә анда Бигәнәйдә яшәүче халыктан һәм шушы авылдан чыккан кешеләрдән җыелган 345 мең сум акча һәм шуларга өстәп район хакимияте 50 мең сум акча бирде. Монда авыл советы депутатлары Илшат Арсланов, Лүция Шакирова, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Динарик Шакиров, шәхси эшкуар һәм район мәдәният йорты филиалы мәдәни оештыручысы Кадир Халиковларның һәм авыл халкының тырышлыгын атап китәргә кирәк.
Шулай ук Каенлык һәм Сәетбай авыллары халкының Хәбибҗан Насибуллин, Лилия Хәкимова, Филүс Галиев җитәкчелегендә зур эш башкарылды – халык һәм якташларның иганә акчасына мәчеткә яңа койма тотылды.
Җәй көннәрендә авыллардагы зиратларда чүп үләннәрен чабу яхшы оештырылды. Бу эшне оештыручылар – Каенлыктан Радик Ситдыйков, Азат Әхмәдиев, Лилия Хәкимова, Колайдан Мадис Тимергалиев, Фина Сәетгалиева, Зөлфия Мәкъсүтова, Карабайдан Зилия Фазтдинова, Анил Насырыев, Лүция Шакирова, Рәлиф Фәрвазов, Бигәнәйдән Илшат Арсланов, Кадир Халиков, Сәетбайдан Илһам Хаҗиев, Рәзәви Гобәйдуллин. Биләмәдәге зиратларның торышы күзгә күренеп яхшыра.
Су белән тәэмин итү безнең биләмәдә башкалар белән чагыштырганда әйбәт. Колай, Карабай, өлешчә Сәетбай һәм Каенлык авылларында үзәк су дүрт су башнясы белән бар. Су сыйфатына таләпләр ел саен катгыйлана бара, елга бер тапкыр химик составына, кварталга бер микробиологиягә тикшерүгә бирәбез. Болар, әлбәттә, вакыт һәм акча таләп итә. 2021 елда республика средстволарына һәм җаваплылыгы чикләнгән “Жилищник” җәмгыяте көче белән Каенлык авылында Яшьләр урамындагы  су башнясын алыштырдык. Бу эшләрнең хакы – 1200000 сум тәшкил итте. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка зур рәхмәтлебез. Халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсе даими игътибар сорый. Каенлык, Сәетбай авылларының су трассасы һәм скважинасы нык тузган. Каенлыкта янган су насосы алыштырылды, бу эштә Светлана Сәетгалиева, Лира Хәсәнова, Альфира Фазылова һәм Илия Галиналарның яхшы эшен билгеләп үтәргә кирәк. Колайда сораулар күп: краннары ватыла, су җыю башнясы булмагач, трассада ялганган урыннар өзелә, ә нәтиҗә бер – су җитмәү һәм халыкның ризасызлыгы.
Бу мәсьәләне чишүнең икенче ягы бар – чишмәләрне һәм коеларны төзекләндерү. 2021 елда Карабай авылында ике чишмә тазартылды һәм төзекләндерелде, барлык эшләр дә өмәләр белән башкарылды.   
2021 елның республикадан төзекләндерү эшенә бирелгән 500 мең сум акчасын суд карарын үтәүгә – Бигәнәй, Карабай һәм Сәетбай авылларында пирс булдыруга тоттык. Якташыбыз Борис Нурисламовка “Атайсал” программасына кушылып, үзенең 90 мең сум акчасына туган авылы Колайда янгын пирсы эшләүдә ярдәм иткәненә рәхмәтлебез. 
Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе кискен тора. Ел дәвамында биләмәнең янгын машинасы ике тапкыр Карабайга, берәр тапкыр Колай һәм Каенлыкка, Каенлык авылы янындагы басуга чыкты. Барысында да янгын чыгу сәбәбе кешеләрнең җавапсызлыгы һәм ваемсызлыгы булды. “Торак 2021” махсус операциясе чикләрендә ике тапкыр йортларны йөреп чыктык, янгын кисәтү әсбабын 104 төрле ташламалы категориягә кергән кешегә тараттык. Янгыннарга каршы эшчәнлек турында  апрель-май айларында авыл җыеннарында кабат сөйләшәчәкбез. Янгын хәвефсезлеген булдыру өчен халыктан барлыгы 77150 сум акча җыелган, бу эштә биләмә хакимиятенең беренче категорияле белгече Венира Хаҗиеваның, Зилия Гобәйдуллинаның эше рәхмәткә лаек. Шулай ук бездә кешеләр дә бу эшнең кирәклеген аңлый. Бу акчалардан хезмәт хакы да түләнә, утыны да, бензины да сатып алына, янгын боксына ремонт та ясала.
Урамнарны яктырту мәсьәләсенә килгәндә, барлык торак пунктларда да урам утлары яна, барлыгы 188 лампа. Әмма алар янмый башлый, алыштырып торабыз. Ут кабыну-сүнү Карабай, Себергән, Колай, Каенлык авылларында тулысынча, Сәетбай һәм Бигәнәйдә өлешчә ике режим белән автоматлаштырылган. 
Чүплекләрне бетерү эшен башладык. Быелгы елда Каенлык авылындагы чүплекне бетерү планда тора. 
Бездә барлыгы биш урта һәм кече эшкуарлык субъекты бар. Бу, әлбәттә, безнең биләмә өчен аз. Икътисад үсешенә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр тоемлы өлеш кертә ала. Генераль директоры Рафаэль Таһиров булган җаваплылыгы чикләнгән “Каратамак” җәмгыяте 630 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура үстерде. Җитештерү күләмен 263 гектар мәйданда җир эшкәрткән фермер Динарик Шакиров арттыра, 112 гектар сөренте җире, 65 баш эре мөгезле терлеге булган фермер Лариса Вәлиева сөтчелек белән шөгыльләнә. Фермерлар Илфир Гыйлемшин, Эльвира Гыйлемшина төрле өлкәдә эшлиләр: 380 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерү, 160 баш башкорт токымлы атлар үрчетү, урман эшкәртү, районның авыл биләмәләрендә төзекләндерү эшләрен башкару. Карабай авылы янында шәхси эшкуар Марат Шәмсияров башкорт токымлы атлар үрчетә. Аның 44 баш аты һәм 120 гектар мәйданда көтүлеге бар. Шулай ук физик шәхесләр дә көтүлекләрне озайлы арендага алалар. Себергән авылында яшәүче Әхнәф Фазылбәков 46 гектар мәйданда көтүлекне арендага алды. 
Шәхси хуҗалыкларда мал асраучылар күп булмаса да, бар әле. 2022 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 349 эре мөгезле терлек асрала, шуларның 168е сыерлар. 538 сарык, 22 ат, 240 бал корты умартасы бар. Күп хуҗалыкларда сыер асрамыйлар. 
Бүгенге көндә биләмә территориясендә бер урта мәктәп, аның составында бер филиал, бер мәктәпкәчә әзерлек төркеме эшли. 2021-2022 уку елында 124 укучы исәпләнә. 3 фельдшер-акушер пункты, почта бүлекчәсе бар. Каенлык, Колай, Бигәнәй авылларында район мәдәният йортының филиаллары эшли, Каенлык һәм Карабай авылларында китапханә, Карабайда авыл клубы бар. 
Лилия Галиева, Фирдания Хафизова 22 өлкән кешегә өендә ярдәм күрсәтә. 
2021 елда 34 кеше вафат булды, 6 бала туды.  Шулай ук ике Бөек Ватан сугышы яугиренең тол хатыны, 16 тыл хезмәтчәне яши. 
Узган елда зур сәяси вакыйгалар да булды. 17-19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайладык. Безнең авыл биләмәсендә яшәүче сайлаучылар югары активлык күрсәтте. Сайлауларны оештыручыларга, сайлау комиссияләре әгъзаларына һәм сайлаучыларга рәхмәтлебез. 15 октябрьдән 14 ноябрьгәчә халык исәбен алу кампаниясе узды. Өченче исәп алу участогы инструкторы Лилия Хәкимовага, исәп алучылар Гөлнара Арсланова һәм Фәйрүзә Фазылбәковага зур рәхмәт.
Каенлык авыл биләмәсе хакимиятенә 235тән артык документ керде. 51 карар, 48 күрсәтмә чыгарылды.  Авыл советы 10 депутаттан тора. 15 совет утырышы уздырылды, аларда 58 карар кабул ителде.
Марат Мансур улы чыгышыннан соң район Советы рәисе Алик Усаев, депутат Илшат Сәмигуллин, авыл биләмәсе активы чыгышлары тыңланды.
Венера Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей