Берсендә сугыла, икенчесендә чәчелә (Бураевский район)

Бүген авыл кешесенең аеручы мәшәкатьле вакыты. Басу эшләренең  барсы да мөһим, берсендә иртәгә калдыра торган түгел. Һава торышына бәйле ашлык урагына соңлап төшелде, шуңа уҗым культураларының  яңа уңышын җыйнау белән беррәттән киләсе ел өчен чәчәргә дә кирәк.

19 август иртәсендә “ Урожай” һәм “ Колос”  хуҗалыгы механизаторлары арыш чәчүгә  чыкты.

- Бу елда басу эшләре бик тыгынга туры килде. Эшче көчләр җитешмәве, искергән техникаларның еш сафтан чыгуы, аларны төзекләндерү өчен запас частьлар алуга зур чыгымнар тотылу ашлыкның, терлекчелек продуктларының үзкыйммәтен күтәрүгә китерә. Санаулы гына калган механизаторларның һәркайсында кимендә икешәр, хаттә өчәр трактор. Иртән тәгәрмәчесендә чыкса, төшке аштан соң чылбырлысында җир эшкәртә ,- дип сөйли “ Колос” җәмгыяте директоры Мәвләви Хуҗин.

Ильяс Гыймалтдинов йөрткән ДТ- 75 тракторы хуҗаларына дүрт дистә еллап игелекле хезмәт итә. Бу тракторда эшләүченең язгы кыр эшләрендә призлы урыннар яулаганы күп булды. Мал азыгы хәзерләгәндә ДТ-75 сенаж базында яшел масса тыгызлады, аннары арышка җир әзерләүдә көч салды. Хәзер уҗым культураларын чәчеп бирәчәк. Җәмгыятьнең  Әҗәк бригадасында эш тәмамлануга бу агрегатны Яңа Мостафа  авылы басулары көтә. Ильяс Гыймалтдиновка көзге чәчүдә хезмәт ветераннары Фидәрис Закиров, Наил Фәзуллин ярдәмләшә. Илүс Садретдинов орлык чыгара. 

- Безнең җәмгыятьтә арыш зур мәйданнарда игелә. Август азакларны аны кимендә 800 гектарлап мәйданда чәчәргә планлаштырабыз, - ди бригадир вазыйфасын башкаручы Динам Әхмәтов.

Рәсемдә: чәчүчеләр Фидәрис Закиров, Наил Фәзуллин, Илүс Садретдинов, Ильяс Садретдинов, бригадир Динам Әхмәтов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей