Бергә тотынгач, эш ырамлы бара (Бураевский район)

Иске Тазларда яшәүче Илия һәм Әлфит Әгъләмовларның фермер хуҗалыгында мөгезле эре терлек һәм атлар асрала. Алар 2019 елны “Башлангыч фермер” грантына ия булып, 30 баш нәселле буаз башмаклар һәм моңа кадәр булганына өстәп, тагын бер трактор сатып ала. Көзгә малларының барысы да бозаулый һәм яшь үрчем дә менә дигән итеп кыш чыга. 
Әлеге вакытта янә буаз сыерлары ноябрьдә үрчем китерә башлаячак. Сыерлар ясалма ысул белән каплатылган, бу эшне гаилә башлыгы үзе башкарган һәм район ветеринария станциясенең шушы эштә ярдәме ныклы булуын да билгеләделәр Әгъләмовлар. Әйткәндәй, Әлфит Әнгам улының мал табибы булып эшләү дәвере 29 ел белән исәпләнә. Әлеге вакыттагы мәшгульлекләрендә ул мал табибы да. Быел 9нчы классны тәмамлаган төпчек уллары Азамат Екатеринбург шәһәрендә агрономлыкка укырга кергән. Димәк, бу белгеч тә киләчәктә үзләрендә булачак. 
Хуҗалыкның 115 гектар җире дә бар. Чәчелгән бөртеклеләрдән һәр гектарга арышны – 30, солыны 28 центнер исәбеннән алганнар. Тирес таратылган туфракка чәчелгән арпаның гектарыннан 40 центнер белән алынуы да гаиләне сөендергән. 1600 рулон печән әзерләнеп куелган. Хәзер инде 80ләп башка җиткән малларын уңышлы кышлатылачагына ныклы ышанычлары бар Әгъләмовларның. Уллары Алмаз әтиләре янында фермада даими рәвештә эшли. Альмир – район эчке эшләр бүлегендә хезмәт сала. Ял вакытларында ул да бирегә ярдәмләшергә ашыга. Киленнәре Айгөл, Эльвина да әниләренә бирегә сыер савышырга, булышырга килә икән.  
1993 елны өч сыер асрый  башлап, бүгенгә әкрен генә матур нәтиҗәләргә ирешкән уңган гаилә бу. Иске Тазларда яшәүче әтиләре Әнгам абый һәм Бакалыда яшәүче Рәзиф абый Әлфит белән Илиягә оныклары тугач, берәр тай бүләк итәләр. Шулардан хәзер хуҗалыкның аты җидегә җиткән. Уллары үзләренең атларында Уфада уздырылган “ТерраБашкирия” бәйгесендә дә чабышып, яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр. 
Әлеге бөтен мәшәкатьләрне гаилә бердәм булып башкара. Киләчәккә матур өмет, уй-хыяллар белән яшиләр. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей