БЕРДӘМЛЕК – КҮП УҢЫШЛАР НИГЕЗЕ

Районыбыз мәхәлләләре имамнарының Иске Биккенә авылындагы мәчеттә үткән чираттагы җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм хәзрәт Әбушахмин, Чакмагыш, Кушнаренко, Дүртөйле районнары имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбирдин, Дүртөйледәге “Мирас” җәмигъ мәчете имамы Хәтиб хәзрәт Фәтыйхов, Кушнаренко районы имамы Илдар хәзрәт Әхмәдиев, Чакмагыш районы имамы Фаяз хәзрәт Котлыев һәм аның ярдәмчесе Дилшод хәзрәт Касыймходжаев, авыл имамнары катнашты. Иң тәүдә районыбызда дини эшчәнлек мәсьәләләре каралды. Җыелучыларга бу хакта район имам„мөхтәсибе Фаяз хәзрәт Кот„ лыев җентекле мәгълүматлар җиткерде. Аның чыгышында дини йолаларны үтәү, урындагы идарәлек органнары, оешма-учреждениеләр белән хезмәттәшлек мәсьсәләләре чагылдырылды, дин әһелләрен борчыган мәсьсәләләр үзәккә чыгарылды һәм бергәләп хәл итү юллары эзләнелде.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин дөньякүләм, илебез һәм республика җитәкчелегенең дин әһелләренә мөнәсәбәте күптән түгел гомумхалык тикшерүендә кабул ителгән Русия Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләрдә чагылыш табуы – дин тотуның илнең Төп законы белән ныгытылуы, гыйбадәтхәнәләр һәм дини конфессияләр руханилары илебездә бердәмлек, тотрыклык, татулыкны ныгытуга өлеш кертергә тиеш булуы, дин әһелләренең халык белән тигыз бәйләнештә эш итүе мөһимлеге һәм башка мәсьәләләр турында аңлаешлы итеп сөйләп үтте. Үз чыгышында ул Чакмагыш районында дини йортларны ачуда күп катнашуы, тырыш, уңган, булдыклы төбәк халкының республикада күп тармаклар буенча алдынгылыкны бирмәве белән чиксез горурлануын белдерде, дин әһелләренең бердәм, тату булырга, халык белән яхшы мөнәсәбәттә торырга тиешлегенә аеруча басым ясады, эшчәнлектә урындагы идарә органнары һәм Үзәк диния нәзарәте белән тыгыз бәйләнештән читләшмәскә, дин әһелләрен бизәми торган һәртөрле әйберләрдән сак булырга чакырды, фәһемле үгет-нәсихәтләр җиткерде, изге киңәшләр бирде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбыздагы дини оешмалар эшчәнлегенә зур игътибар бирүе, төрлечә ярдәм күрсәтеп торуы өчен югары кунакка ихлас рәхмәт җиткереп, дини оешмалар эшчәнлегенә хакимият тарафыннан кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтелүе, мәхәллә әгъзаларына дини ихтыяҗларын үтәүдә шартлар тудырылуы, авыл мәчетләренең эшчәнлеге игьтибар үзәгендә тотылуы, бәйрәмнәр һәм башка чаралар үткәрелгәндә авыл имамнарының да ярдәме һәм башкалар турында сөйләп үтте, киләчәктә дә бу җәһәттән бердәм эшчәнлек дәвам итәчәген вәгъдә итте. Аның әйткәннәрен урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да куәтләде һәм бердәм хезмәттәшлек юнәлешләре буенча хисап бирде. Чакмагыш, Кушнаренко һәм Дүртөйле районнары мөселманнары имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбирдин төбәктәге мәхәлләләр эшчәнлеген бәян итте, дини йортларның барлык таләпләргә җавап бирерлек эшчәнлек алып барулары турында белдереп, Чакмагыштагы хәлләргә аерым тукталды, дин әһелләрен шулай ук халыкка якынрак булырга чакырды, эшчәнлектә килеп туган мәсьсәләләрне уртага салып киңәшләшеп хәл итәргә чакырды. Үзләрендәге эшчәнлек һәм рай- оннар арасында үзара хезмәттәшлек-теләктәшлек мәсьәләләре турында Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахунды Рөстәм хәзрәт Әбүшахмин, Дүртөйле имамы Хәтиб хәзрәт Фәтыйхов, Кушнаренко имамы Илдар хәзрәт Әхмәдиев та сөйләп үтте.
Артабан биләмәдәге иман йорт- лары эшчәнлеге һәм үзара хезмәт- тәшлек мәсьәләләре турында Калмашбаш авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов чыгыш ясап, һәммәсенә дә изге теләкләрен җиткерде. Мәчетләрдә җомга намазларын үткәрү кагыйдәләре белән имамахунд Рамил хәзрәт Исәнбирдин таныштырып, дөньякүләм пандемия шартларында дин тәгълиматларын үтәүдә бөтен саклану чаралары төгәл үтәлергә тиешлеген ассызыклады, тагын бер тапкыр дин йортларына экстремистик эчтәлекле әсбаплар кертелүгә юл куймау мөһимлеген искәртте. Чара ахырында төрле сорауларга җентекле җаваплар алынды, эш- лекле киңәш-тәкъдимнәр әйтелде. Соңыннан бергәләшеп очрашу истәлеге итеп фоторәсемгә төштеләр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей