Бердәм гаилә көне
14 апрель 2022 ел - “Аеҡ авыл” Республика конкурсы чикләрендә Республикада Бердәм гаилә консультациясе көне итеп билгеләнгән иде. Бу акцияны оештыручылар-Башкортстан Гаилә хезмәте һәм халыкны социаль яклау , Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары,Бөтендөнья башкортлары королтае, республиканың район хакимиятләре .
Борай районы Бигәнәй авылында да Бердәм гаилә консультациясе көне үтте, үткәрү урыны да очраклы рәвештә сайланмаган. Чөнки бу авыл “Аек авыл” кокурсының муниципаль этабында җиңүче булып тора һәм Республика этабында көрәшәчәк. Авыл клубында үткәрелгән чарада район советы секретаре Илшат Фәйзи улы Камалов, район мәдәният , спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы, район Башкортлары королтае башкарма комитеты рәисе Илгиз Зөфәр улы Харисов, Каенлык авылы биләмәсе башлыгы Марат Мансур улы Фазлыев,Борай районы “Гаилә” хезмәтенең гаиләләр белән эшләү буенча җитәкчесе Светлана Таһир кызы Хәмәтярова, шулай ук шушы оешманың әйдәүче белгече Лариса Фларис кызы Шәвәлиева,психологы Ильмира Илдарис кызы Шәмсиярова, районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең бүлек начальнигы Гүзәл Зөфәр кызы Сәетова, район мәгариф бүлеге методисты Эльвира Гәдәви кызы Данилова, район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы баш белгече Әлфия Фәнил кызы Бәдретдинова, Борай муниципаль районы территорисендәге авыл хужалыгы идарәлегенең җир контроле секторы мөдире - инспектор Тимур Камил улы Агзамов, район үзәк дәваханәсе табибы , психиатр-нарколог Гүзәл Назиф кызы Шәймиева, Борай муниципаль район хакимияте юристы Элина Эрик кызы Хабибуллина катнаштылар. Әлбәттә, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке, наркотиклар таралуын кисәтү буенча ныклы чаралар күрелмәсә, сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы булмаса, кешелек дөньясының киләчәге бөтенләй булмаска мөмкин.Яман гадәтләрдән ничек котылырга,гаиләдә булган бу начар күренешләрне булдырмау, аек акыл белән тормышны алып бару кебек мөһим проблемалар күтәрелде. Эш барышында белгечләр халыкны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр: халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү шартлары, күп балалы гаиләләр һәм гражданнарның аерым категорияләре өчен социаль ярдәм күрсәтү төрләре, балаларны сәламәтләндерү һәм җәйге ялын оештыру,өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тәрбиягә алу, , уку йортына кергәндә һәм уку чорында ятим балалар өчен ташламалар , шулай ук хезмәт , пенсия , җир законнары өлкәсендәге сорауларга консультацияләр бирделәр, халыкның бүгенге борчыган төп промблемалары, көнүзәк мәсьәләләре дә каралып, игътибар үзәгенә алынды.Чара барышында Бигәнәй авылы клубы культорганизаторы Кадир Нәгыйм улы Халиков "Аек авыл" конкурсы видеопрезентациясен тәкъдим итте.
Бигәнәйлеләрнең чарада актив катнашуы, , авылларының аек авыл икәнен исбатлап, матур тормыш алып барулары ,бердәм булып,ихтирамлы булып яшәүләре киләчәккә якты өметләр үята. Чынында, бары тик аек кеше генә бәхетле була, ныклы гаилә төзи ала һәм уңышка ирешә, башкалар алдында хөрмәтле була.