Бер түбәдә өч хуҗалык

Районыбызның авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче гаиләләр бар. Аларның барысы да намуслы хезмәтләре белән авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән, хәзер дә ил табынын баетуда армый-талмый эшлиләр. Мулла авылында яшәүче Раяновларны районда белмәгән кеше юктыр. Гаилә башлыгы  Ринат Хәким улы, югары педагогик белем алып, 23 ел мәктәптә физик культура һәм география укытучысы булып эшли. Тормыш иптәше Эльмира Габдулла кызы һәм аларның ике баласы: Әлфия белән Ришат – һөнәрләре буенча югары белемле укытучылар. Тик авылда бәләкәйдән тир түгеп үскән Ринат  гел җир эшенә тартыла. Шуңа күрә ул 2005 елдан  “Салават” хуҗалыгы белән җитәкчелек итә башлый. Хуҗалык белән идарә иткән елларда Ринат Хәким улы югары эшкә сәләтле коллектив булдыра. Игенчелектә бик зур табышларга ирешеп, салаватлылар авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасындагы ярышларда алдынгы урыннарны били. Бүгенге көндә хуҗалык кырларында 1000 гектар чәчүлек мәйданында төрле бөртекле культуралар чәчелгән. Басучылыкны алга итү өчен куәтле, заманча техника базасы кирәк. Ә Ринат Хәким улы моны күптәннән хәстәрләгән. Басуларда эшләү өчен авыл хуҗалыгы техникасының барлык төрләре дә бар. 
Унөч ел мәктәптә укытучы булып эшләгән, унбер ел балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә эшләгән Эльмира Габдулла кызы алга таба хезмәт юлын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә булган. Шулай итеп, ул 2019 елда үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында ит юнәлешендәге 40 баш эре мөгезле терлек асрала. Ришат Ринат улы да әти-әнисе үрнәгендә туган җирендә үз сәләтен тапты. Фермер хуҗалыгы оештырып, герефорд токымлы таналар үрчетә башлый. Бер түбә һәм бер фамилия астында өч хуҗалык – бу сирәк күренеш. Менә шундыйларда авыл хуҗалыгы үсә дә. Үз тормышларын авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган кешеләр зур сабырлыкка, бөек хезмәт сөючәнлеккә һәм зур ихтыяр көченә ия. Раяновлар гаиләсе дә бу сыйфатларга ия.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей