Бер хуҗалык уңганнары (Бураевский район)

“Кама” хуҗалыгында булган малларын уңышлы кышлату өчен мул азык запасы булдырылган, эшче көчләр дә җитәрлек. Биредә көч салучы терлекчеләр Мәгафүр Муллагалиев, Фәнзәви Әхмәтҗанов һәм башкалар үз иңнәренә йөкләнгән хезмәтне намуслы башкара. Ике дистә еллап мал караган, бәйдәге үгезләрне симерткән Фидан Ягафәров (рәсемдә), вакытлыча ялда булса да, иптәшләренең үтенечен тыңлап, аларны алмаштыра. Бу көннәрдә савым сыерларын ул көтте.   

– Күп еллар бергә эшләгән хезмәттәшләргә каршы килү дөрес булмас иде, – ди ул. Ишле гаилә башлыгы шәхси ихаталарында мал-туарын, кош-кортын асрауда ярдәмләшкән хуҗалык идарәсенә рәхмәтле. 

Данил Шәйхетдиновның да (рәсемдә) кулыннан килмәгән эш юктыр, мөгаен. Ул бер караганда ындыр табагындагы техниканы ремонтлап, ашлык тазарта, икенче вакытта аны басуда җир эшкәртүдә очратасың. Күп еллар дәвамында әлеге хуҗалыктагы чылбырлы тракторда эшләп, мал азыгы хәзерләгәндә чокырга ташылган күпьеллык үләннәрнең  яшел массасын тыгызлады.  Т-150 К кебек куәтле техника да аңа күндәм буйсына. Монысында Данил Бәгьдәнур улы көзге басуда җир эшкәртүдә эшли. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей