Белеп чәчсәң, уңарсың

«Гыйльмаутдинов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүгә яхшы кәеф белән чыкты. Хуҗалыкның чәчүлек мәйданы 1040 гектарга якын. Егерме беренче чәчүен башкарган хуҗалык әлеге вакытта язгы бодайга нигез салуга кереште.
Гомумән, хуҗалыкта сабан  культуралары  870 гектар мәйданны биләячәк. Моның өчен җитәрлек күләмдә, кондициягә җиткерелгән сыйфатлы орлык тупланган. Әйткәндәй, биредә югары уңыш бирүче элиталы сортлар игелә. Һәр гектарга бер центнер исәбеннән минераль ашлама кертелә. Ул җитәрлек күләмдә кайтарылган. Эш бер сменада оештырылып, планнар билгеләнгән, тракторлар һ.б. агрегат-корылмалар кадрлар белән комплектланган.
Чәчүдә барлыгы 7 агрегат җәлеп ителгән. Механизаторлар көненә уртача 70 гектар мәйданны чәчеп бара. Чәчүлек басуларын әзерләү, культивация эшләү белән Андрей Баһаутдинов, Ринат Гыйльметдинов һәм Рәфис Ризвановлар мәшгуль. Чәчү агрегатларында һәм комплексларында Финат Хәкимов, Илнур Хәмәтов, Олег Хәкимов, Илдус Кәримуллин басуларда киләчәк уңышка нигез сала. 
– Бүген хуҗалык кырларында җиде техника берәмлеге эшли. Үз эшен яхшы белүче кадрларга да, куәтле техникага да кытлык юк. Һәр тарафта эш кайный, игенчеләр узыша-узыша эшли. Механизаторларның эш көне иртә таңнан башланып кичке 8гә тәмамлана. Табигать шартлары да уңай – кояш кыздырып әлсерәтми, дым туплау өчен яңгырлары да булып тора. Һава торышы яхшы торса, чәчүне тиз тотарга уйлыйбыз. Бүгенге көндә бодай чәчү эше белән шөгыльләнәбез. Тиздән арпа, солы кебек культуралар да җир куенына салыначак.  Кәеф яхшы. Озак көттермәс, сабан культураларының да беренче үсентеләре шытып чыгар, – дип тәэсирләре белән уртаклашты фермер Геннадий Гыйльмаутдинов.
Җитәкчелек бу җаваплы чорда, өзеклекләр булмасын өчен, бар шартларны да булдырырга тырыша. Игенчеләрне ашату (ике тапкыр), ремонт өчен эретеп ябыштыру хезмәте белән тәэмин ителеш эш урыннарында – басуларда оештырылган.
Күренүенчә, биредә язгы мөһим кампаниянең һәр чарасы төгәл һәм үз вакытында башкарылып килә. Хәер, моның өчен биредә шартлар да бар, мөмкинлекләр дә җитәрлек. Һава шартлары уңай торса, игенчеләр бар тырышлыгын салып эшләячәк, дигән өмет зур.
Сарыкчылык һәм елкычылык тармаклары да хуҗалыкка зур табыш китерүче тармак буларак исәпләнә. Биредә 150 баш сарык, 82 баш ат асрала. Бу ике тармакны янәшә алып баруы  авыр  түгелме дигән сорауга хуҗалык җитәкчесе Геннадий Гыйльмаутдинов болай дип җавап бирде «Бу эшне мин җиңел хәл иттем, көтүлеккә алынган җирне махсус электр көтүчесе белән уратып алдым да, малларны шунда тотам. Биредә маллар үз көйләренә ашап, ял итеп ята, бу ысул маллар өчен бигрәк тә уңай. Ашыйсылары килсә, аллары тулы яшел хәтфә үлән, үз ихтыярларына йөреп ашагангамы, малкайлар көр булалар».  
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей