Базылылар артыннан күз иярми

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең иксез-чиксез киң яланнарында да бүген кызу урак өсте. Биредәге 18350 гектарда урнаштырылган бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 1979-ында 5 августка урып-җыю эшләре тулысынча тәмамлаган иде. Әлеге мәйданнан ындыр табагына 107249 центнер гәрәбәдәй иген бөртекләре кайтарылган, гектар куәте 62,3 әр центнер тәшкил итә. Бүген урак уҗым культуралары басуларында кайный. Барлыгы 42 бөртек суккыч комбайннары комплекслы эшчәнлек алып бара. Безнең эшче төркемебез булган Уйбулат авылы янындагы өченче бригаданың 80 гектарлы “Московская-40” сортлы уҗым бодае басуында уракта төрле модификацияле унсигез “Акрос” комбайны турыга урып суктыру белән мәшгуль иде. Хуҗалыкның баш агрономы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Борис Мефодьевич Данилов белән әңгәмәләшеп алдык. –Бүген игенчеләр өчен иң хәлиткеч мәл, – диде ул. – Күреп торасыз, уңыш өлгерде һәм ул ярыйсы ук яхшы гына. Шушы басудан уҗым бодае гектарыннан уртача 65әр центнер бирә. Егетләргә дә күз тимәсен генә: барысы да эш өчен яна торганнардан. Быелгы уракка да һәркайсы үзләренә беркетелгән техниканы яхшылап карап әзерләде, шуңа да эштә тоткарлыклар юк. Вак-төяк төзексезлекләр килеп чыкса, биредә үк инженер Егор Соколов белән берлектә төзәтәләр дә. Без килгәндә биредәге комбайннарга ягулык салып торалар иде. Борис Мефодьевич ул арада безне быелгы урак алдынгылары белән таныштырып алды. Уракны үзенә беркетелгән “Акрос-595” маркалы комбайны бункерыннан 4011,28 центнер ашлык озаткан Владислав Солтанов әйдәп бара. Владислав Анатольевич узган елда да урак дәвамында иң беренче позицияне биләп торган иде, быел да сынатмаска исәбе. Әнә бит, ягулык салган арада да тиз генә барлык узел механизмнарны күздән кичереп чыкты, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен ул шулай комбайнын күз карасыдай саклап эшләтә икән. Алдагы көн эчендә 896,2 центнер ашлык суктырып озатырга өлгергән янып торган бу ир-егет. Мәснәви Насруллин да “Ак-рос-550” комбайнында аның үкчәсенә басып килә: алдагы көнне ул 909,4 центнер иген суктырып алган, барлыгы 3994,67 центнер ашлык озатырга өлгергән. Әйткәндәй, Мәснәви Хәмәтгәли улы уракта утыз җиденче сезонын башлап җибәргән инде, бу комбайнында гына да җиденче ел эшләве. Былтыргы урак батыры Николай Сайдяковның “Акрос-595” маркалы комбайны да җитештерүчәнле эшли. Былтыр өр-яңа шушы басу карабы белән ул Владислав Солтановны узып, барлыгы 30 мең центнерга якын ашлык суктырып алган. Без килгәннән алдагы көнне ул бункерыннан 902,4 центнер ашлык озатып, барлыгы 3846,23 центнер иген суктырып алып, өченче позицияне биләгән иде. Николай Мефодьевичның да бу тугызынчы урагы икән, шулай ук быел да күрсәткечләрне киметмәскә исәбе. Егетләрнең һәркайсының эш дәрте белән янып торуы турында билгеләп үткән идек инде. Әле дә, ягулык салу, басу корабларына күз ташлап алуга бәйле кыска ял вакытыннан соң кемузардан тезелешеп ашлык суктыруга керештеләр. Берара вакыт узуга бункер башындагы маякчыклары җемелди дә башлады һәм прицеплы “КамАЗ” автомашиналары алар янына ашыкты. Водительләр дә тырыш: 4 августка үзләренә беркетелгән “КамАЗ” автомобильләрендә Динар Сәетгәрәев ындыр табагына барлыгы 10801,6 центнер, Илфак Афзалов 8013,2 центнер, Фидус Маннанов 7472,7 центнер, Илнур Хәбибуллин 7176,4 центнер, Валерий Арсланов 6927 центнер, Илдар Бәдретдинов 6006,8 центнер ашлык ташырга өлгергән. Урал Кадыйров (5767,8 центнер), Руслан Мөхәммәтгәрәев (5701,4 центнер), Финат Галин (5032,5 центнер) кебек уңганнарның күрсәткечләре дә көннән-көн арта бара. Гомумән алганда, ашлык ташуда мәшгуль 36 автомашина һәм тракторлар йөртүчеләрнең һәр- кайсы уракта тоткарлык булмасын өчен лаеклы өлеш кертә. Тигез саф булып тезелеп тук башакларны урып-суктыручы комбайннарга сокланып, ярышып эшләүче уңганнар белән горурланып кайтыр якка кузгалганда күңелләрдә мул уңышлы җиребез, аның булдыклы һөнәрмәннәре өчен сөенеч хисләре тулышты. Табигать шартлары көйле торсын, басу кораблары тоткарлыксыз эшләсен һәм быел да ил бураларында Чакмагыш игене зур урынны алып торсын, дип телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей