Байбулатлылар чәчүдә

“Байбулат” җәмгыятендә районда тәүгеләрдән булып язгы культуралар чәчүгә керешкәннәр. Яңа Бирде авылы янында Шаран район белән чиктәш 101 гектарлы басуда тырыш механизатор Фидрат Хәмидуллин идарә иткән «ДТ – 75» тракторына көйләнгән чәчкеч комплекста Сергей Садыйков, Андрей Миңлебаев, Роман Канаков борчак чәчү белән мәшгуль иде. Чәчү орлыгы гербицидлап эшкәртелгән, аны “ГАЗ – САЗ” автомобилендә Илфир Галин китереп тора. “МТЗ – 82” тракторында Илфир Шәехов минераль ашлама алып килгән. Егетләр чәчкечләргә тәүдә орлык, артабан өстәмә секцияләрне ашлама белән тутырып торганда һәммәсен бергәләп фоторәсемгә төшереп алдык. “Т – 70” тракторында кәтүкләү үткәрүче механизатор Рәзил Исламов та читтә калмады. Бу көнне барлыгы 104 гектарда “Ямал” сортлы борчак чәчелде. Бәрәкәтле туфракка якты өметләр салып күмдерелгән орлыклар тигез шытым биреп яхшы күтәрелер, мул уңыш бирер, дип өметләнәбез. Шулай була күрсен дә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей