БАЙ УҢЫШ БЕЛӘН

Алты чәчү «корабле»нең алтын­сары басу буйлап тигез һәм матур итеп баруын каравы бик күңелле. Ә аларга «Ленин» то­кымчылык заводы комбайнчы­лары Хәлил Сәлмәнов, Фидан Вәлиев, Рөстәм Зарипов, Ришат Сәмигуллин, Финарит Карамов һәм Әлфир Фәтхлисламов идарә итә иде. Х. Сәлмәнов һәм Ф. Вәлиев без килгәнче инде ал­тышар центнердан артык ашлык сугарга өлгергәннәр иде. Безнең гәзитнең әлеге номеры чыккан­чы, күрсәткечләрнең үзгәрәчәге аңлашыла, без игенчеләр белән очрашканда әйтелгән саннарны язабыз.

Хуҗалыкта борчакны тулысынча сугып бетергәннәр. Аның уңышы гектардан 26 шар центнер булган. Игенчеләргә шунысы сөенеч, культураның күрсәткече былтыргыдан күбрәк.

Әйе, бу хуҗалыкта уҗым арышы да инде җыелып алынгандыр. Ул да югары уңыш биргән, гектарыннан нәкъ 30,8 центнер. Комбайнчылар белән биредәге водительләр тыгыз бәйләнештә хезмәт итә. Ал арның бурычы - ашлыкны складка кайтару. Айдар Фазылов, Рөстәм Галиуллин, Айдар Шакирҗанов, Динар Хөснетдинов, Илнур Еникеев һәм Фәнис Зәйнуллин бу эшне бик яхшы башкара.

Борчак һәм күпьеллык үләннәрне чабуга Айдар Нуриев һәм Азамат Тимербаев җәлеп ителгәннәр иде. Тулаем алганда, алар ике меңнән артык гектар эшкәрткәннәр.

Комбайнчылар артыннан басуга пресс-җыючылар чыга. Алар хуҗалыкта алты, шулар исәбендә чит ил җитештергән яңа "Mactein - м-31.30" та бар. Аның якты көн эчендә 300 рулоннан артык. Аның белән механизатор Салават Зарипов идарә итә.

  Саламны эскерткә салу белән Алек­сандр Максимов, ә рулоннарны кайта­ру белән Фәрид Шәйхетдинов, Вадим Ваймәтов, Ингел Шәрипов шөгыльләнә.

Бер үк вакытта биредә кышкы культу­раларны чәчү өчен басу хәзерләү эшләрен дә алып баралар. Аны механизаторлар Ильфир Хәмидуллин, Венер Әхияртдинов һәм Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Ильяс Түләков эшли. Ильяс Түләков өчен бу эшләү генә түгел, ә реаль күнекмәләр, белем алу өчен менә дигән мөмкинлек тә, алар киләчәктә кирәк булачак, дип ышанабыз.

Шулай ук 210 гектар мәйданга бер гектарга 50 тонна исәбеннән органик ашламалар кертелгән. Ашламаларны бушатуда «К - 700» тракторында Ильдар Кудакаев, ә органиканы сибүдә Ва­дим Ваймәтов һәм Ильфир Хәмидуллин эшләгән.

Агропредприятиенең Юкәлекул бри­гадасында сәгатенә 30 тоннага кадәр җитештерә алучы ике «УЗМ-30/15» агрегаты урнаштырып, ашлык чистарту комплексын яңартканнар. Аның өчен күп чыгымнар кирәк булган, тик ул аңа лаек. Әйткәндәй, ленинчылар җиң сыз­ганып эшлиләр. Игенчеләр өчен кызу мәл җитте.  

Виолетта Хуснуллина

 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей