Басуларда эшләр кыза бара

23 апрельгә  барлык  төр  хуҗалыклар 8121,7 тонна минераль  ашламалар  кайтарткан, бу исә  быел һәр гектар  сөренте җиргә  уртача 70,2шәр килограмм тәэсир итүче мәтдәдә сый кертеләчәген  дәлилли (былтыр бу күрсәткеч 52,9 кг булган). 
Туфракка барлыгы 4554 тонна кукуруз, 1208 тонна көнбагыш, 2655 тонна шикәр чөгендере орлыгы да күмдереләчәк. Бу көнгә  16524 гектарда уҗым культурлары, 5515 гектарда күпьеллык  үләннәр өстәмә  тукландырылган, 3651 гектарда уҗымнар һәм 7611 гектарда күпьеллык үлән чәчүлекләре тырматылган, 10395 гектар  басу тазартылган, 660 гектарга органик ашлама (черемә) чыгарылган, 250 гектарда кышын зыян  күргән уҗым  мәйданнары өстәмә  чәчелгән, 37096 гектарда дым каплатылган, 6666 тонна орлык  гербицидлар белән эшкәртелгән.
Җирләр өлгереп җитү сәбәпле барлык хуҗалыкларда да диярлек язгы культуралар чәчүгә  керештеләр. Әлегә иң күп чәчелгән мәйданнар “Базы” (658 гектарда бодай, 70 гектарда борчак), “Алга” (420 гектарда бодай, 220 гектарда арпа), “Герой” (354 гектарда арпа, 125 гектарда борчак),”Победа” (450 гектарда арпа, 50 гектарда бодай), “Заря” (342 гектарда арпа, 125 гектарда борчак),  хуҗалыкларында. Крәстиян-фермер хуҗалыклары 37 гектарда бодай, 450 гектарда арпа чәчкән. Мәйданнарда барлыгы 34 чәчу агрегатлары әшли. Барлыгы 23 апрельгә 4104 гектарда чәчелгән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей