Басуларда эш тулы көченә бара

Туфрак өлгерә башлау белән “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре беренчеләрдән булып басуларга чыкты. Алар 5330 гектар мәйданда дым каплату эшен башкарырга тотындылар. Шулай ук күпьеллык үлән һәм уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру, туфракны чәчү өчен әзерләү эше белән дә мәш киләләр. Район авыл хуҗалыгы идарәлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, дым каплатуда һәм тырматуда “Победа” хуҗалыгы басуларында эш аеруча киң колач ала. Башка хуҗалыкларда да әлеге агротехник чараларга ныклап тотынырга әзерләр.

“Гайфутдинова” хуҗалыгында игътибар туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Хуҗалыкта булган барлык тракторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга кереште. Механизаторлар эшне бердәм комплекста алып бара. Яңа Тазлар авылы янындагы басуда “Массей Фергюнсон” тракторында эш ике сменада башкарыла. Биредә озак еллар хуҗалыкта көч салган тәҗрибәле механизаторлар Данис Сәфәров (рәсемдә), Фәдис Гәрәев сменаларына 150 гектар мәйданда дым каплаталар. Шулай ук Шабай авылы янындагы басуда да бу эш ырамлы бара. Ранис Мостафин белән Рәлиф Тимерҗановлар басуларда аеруча зур тырышлык салалар. Иген басуларында дымның никадәр кадерле булуын алар яхшы аңлый.
– Шушы көннәрдә 1000 гектарда уҗым культураларын өстәмә тукландыруга чыгабыз, – диде хуҗалык идарәчесе  Рөстәм Шаһиәхмәтов. – Механизаторлар җиң сызганып эшкә җигелде, һәркайсы үзенә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Шөкер, әлегә бернинди тоткарлыклар юк, иң мөһиме – тырыш, уңган, фидакарь механизаторларыбыз җитәрлек. Табигать тә матур көннәре белән сөендерә.
Күренүенчә, “Гайфутдинова” хуҗалыгы мөһим кампаниягә зур оешканлык белән килгән, җитәкчелек тә, авыл хезмәтчәннәре дә язгы чәчүнең никадәр мөһим булуын аңлап эш итә.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей