Басуга берничә сәгатькә (Бураевский район)

Ашлык урагына төшүгә атнага якын вкыт үтүгә карамастан басу корабларның иртәдән кичке төн караңгысына кадәр эшләгәне булмады диярлек. Моңа кырыс табигать шартлары мөмкинлек бирми. Механизаторлар, комбайннардан ындыр табакларына ашлык ташуда көч салучы водительләрнең ышанычы акланмый. Басуга чыкканда чалт аяз көнне дә төшке аштан соң озак та үтмәстән яңгыр башлый. “ Урожай” җәмгыяте игенчеләре әйткәнчә , алар явымсыз коры көнне төнен дә басудан кайтмыйча эшләргә риза. Әлегә урактагылар берничә сәгатьтән  артык эшли алмады.

-Беренче чиратта сыйфатлы орлык материалы туплап калу өчен уңайлы һава шартлары кирәк. Азык һәм фураж ашлыгын киптереп салырга була. Зәңгәр ягулыкта эшләүче киптергечне поераторлар күптән төзекләндереп куйган иде. Ашлык урагы барышын кабатланып торган явымнар тоткарлый, - дип сөйли хуҗалык агрономы Винарис Әхмәтҗанов.

Ашлык урагына төшкән көннән башлап басудагыларның тулы хезмәт атнасы булмады. Арышларны тезмәләргә салучы Рәфит Зиннуров инде бу вакытка кимендә ике- өч гектар мәйданда эш башкара торган иде. Ә сугуда эшләүчеләр комбайн бункерыннан ике- өч мең өентнер яңа уңыш ашлыгы бушатты. Шулайда механизаторлар күңел төшенкелегенә бирелми, алар алда якты, аяз көннәр буласына ышана. Хуҗалыкның биш ашлык сугу комбайнында “ Палессе “ да Рәфил  Саматов, Ниваларда Шамил Нурисламов, Илшат Даутов, Рафыйк Тимерҗанов, Ринат Маннанов, ашлык ташучы водительләр Фидат Гайнанов, Айдар Низамов һәм башкалар көннәр утырып китсә басудан кайтмас идек диләр.

Үткән көзне чәчелгән   уҗым культураларының яртылашы гына кышны имин чыкты. Аларның шул кадәрлесенең дә уңышы авыр шартларда урып суктырыла.

Рәсемдә:  комбайнчылар Рәфил Саматов, Шамил Нурисламов, Рафыйк Тимерҗанов, Ринат Маннанов, водитель  Айдар Низамов. 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей