Басудагылар көтеп ала (Бураевский район)

Бу урында кемне дигән сорауга басуда көч салучы механизаторларны, водительләрне тукландыручыларны дип әйтергә кирәктер. Хуҗалыкларда сезонлы басу мәшәкатьләре чорында кырларга кайнар аш- су йөртүчеләрдән башка эш бармый.

Мәсәлән, “Салават” җәмгыятендә бу хезмәтне башкаручы Фәдис Хуҗинны көтеп алалар. Басудагылар пешекчеләр пешергән ашларны мактап, тәмләп ашап тәннәренә көч җыеп янә эшкә тотына.   

Фәдис Хуҗин(рәсемдә) җәмгыятьнең җиңел машинасында терлекчеләрне, механизаторларны эшкә дә йөртә әле.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей