Басуда соңгы рулоннар (Бураевский район)

“ Салават” җәмгыяте механизаторлары күпьеллык үләннәрнең беренче кат уңышын җыйнауны тәмамлады. Алар бу көннәрдә басудан рулонннарга төрелеп җыйналган хуш исле печәннәрне ферма ихатасына ташып өя. Хуҗалык эшчәннәредә дә  абзарлардагы малларын тук кышлатып чыгарлык әзер печән  ташып бирелде.

-Мал азыгы хәзерләүне күпьеллык үләннәрдән сенаж салудан башлаган идек. Җәмгыятьнең Мулла авылындагы товарлыклы сөтчелек фермасына, аннары Әбдрәшбаштагы малларга сыйфатлы азык тупланды. Иң мөһиме яшҗ малларга җитәрлек күләмдә печәне хәзерләнде. Безнең төбәктә көчле явымнар булуга карамастан механизаторлар аяз көннәрнең һәр минутын уңай файдаланды. Бар эшләрне дә үз көчебез, техникабыз ярдәмендә башкардык. Моның өчен механизаторларга, аларны көнгә ике тапкыр кайнар ашлар белән сыйлаучы пешекчеләргә, Инна Мөхәмәтова белән Миләүшә Мөгаллимовага рәхмәтлемен, -ди җәмгыять директоры Ринат Раянов. 

Механизаторларга килгәндә алар күп түгел. Һәрберсе исеменә нинди мактау сүзләре әйтсәң дә урынлы. Язгы кыр мәшәкатьләреннән башлап яшел уракта, берникадәр вакыттан соң ашлык җыйнаганда, туңга сөрүдә хезмәт ветераннары Айрат Әхмәдиев, Хәлим Шәехов, хезмәтләрен сыйфатлы башкарып абруй яулаган Вәрис Гыйлемшин, Радик Солтанов, Ралит Ганиев һәм башкалар туган авылы басуларын көзге эшләрне тамамлаганчы кимендә өч- дүрт тапкыр урап чыга.

-Күпьеллык үләннәрнең икенче кат уңышын чабып җынау ашлык урагы барган көннәргә туры киләчәк. Шуңа кадәр булган чорда такторларга , чапкыч, ургычларга техник уход эшләп алырга, парга калдырылган җирләрне эшкәртергә кирәк. Алда безне эшләрнең тагын да җитдирәге көтә , диләр механизаторлар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей