Басу эшләре көндәлеге Мәгълүматлар 2021 елның 12 маена

2021 ел уңышы өчен планлаштырылган чәчү мәйданнары күләме 49 мең гектардан артык тәшкил итә, шуларның 32,5 мең гектары – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар. 2020 елның көзендә 5,5 мең гектарда көзге культуралар чәчелде. Язгы кыр эшләрендә 211 берәмлек техника җәлеп ителгән.  11 майга 19521 гектарда (планның 59 проценты) бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде, шулардан: 4932 гектарда бодай, 5173 гектарда арпа, 1044 гектарда борчак, 1567 гектарда солы, 671 гектарда вика, 258 гектар мәйданда берьеллык культуралар. Чәчүгә районның барлык хуҗалыклары да чыкты. О.Гайфутдинова крестьян-фермер хуҗалыгында, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесендә 200 гектардан артык мәйданда силоска кукуруз, 100 гектарлап рапс чәчелде. Р.Ахунов, Ө.Гайсин, Р.Зарипов, И.Хәлилов крестьян-фермер хуҗалыкларында чәчү эшләре тәмамланды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей