«БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исеме бар (Бураевский район)

Муниципаль архивта районның билгеле кешеләре турында яңа мәгълүматлар барлыкка килә. Тик аларның исемнәре яшь буынга бик үк билгеле түгел. Архивның  шәхси  фондында  бар гомерен безнең район белән бәйләгән   Җиһанур Әделгәрәевның  документлары  саклана. Районның теге яки бу тармагын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең  язмышлары  турында сөйләгәндә, ирексездән алар яшәгән чор рухына үтеп керәсең, аларның яшәү рәвеше, туган  районыбыз тарихы турында күп яңалыклар беләсең.

Ерак 1955 елда илнең  авыл хуҗалыгын күтәрүгә юнәлтелгән утыз мең кешенең берсе булып  Уфадан Борай районына  32 яшьлек Җиһанур Габделвәли улы да җибәрелә. Шушы көннән Әделгәрәев үз тормышының яңа этабын башлап җибәрә һәм утыз ел буена Борай районына хезмәт итә. «Кызыл Октябрь» колхозына рәис итеп тәгаенләнә. Аның белеме, тәҗрибәсе, эшчәнлеге һәм кешеләр белән эшләү осталыгы «Родина» колхозын  алдынгы колхозга чыгарырга ярдәм итә.  Хуҗалыкның уңышлы үсеше, беренче чиратта, ресурслардан оста һәм акыллы файдалану, җитәкченең яңа, прогрессив алымнарны кабул итү һәм аны производствога кертә белү сәләтенә бәйле. Әделгәрәев нәкъ менә шундый җитәкче булып тора да инде. Озак еллар Мәгъдән исемендәге колхозда  рәис булып эшләп,   хуҗалык районда гына түгел,  хәтта республика күләмендә дә  иң яхшы хуҗалыклар исемлегенә керә. «Алга» гәзитендә 1982 елда басылган  үзенең әңгәмәсендә Җиһанур Әделгәрәев болай ди: “Безнең Мәгъдән исемендәге колхоз эшчәннәре дәүләткә ашлык сату буенча юбилей елына алган социалистик йөкләмәләрен намус белән үтәп чыктылар. Дәүләт бураларына 47 мең 702 центнер сыйфатлы ашлык салдылар. Иген өчен көрәш бер вакытта да тукталмый. Җир эшкәртү, туфракны ашлау, сыйфатлы орлык салу– барысы да шуңа юнәлтелгән. Уңышны шулар хәл итә. Ә аларны кешеләр эшли. Безнең колхоз эшчәннәре агротехника таләпләрен төгәл башкарып чыктылар һәм яхшы уңыш җыеп алуга ирештеләр. Басулардан һәр гектары 20,8ц  уңыш бирде”. Колхозда игенчелек тармагы шулкадәр алга киткән, хәтта,  колхоз бөртеклеләр орлыгы җитештерү белән махсус шөгыльләнә. Бу эш уңышлы була. 1984 елның 14 октябрендә «Советская Башкирия» гәзите битләрендә  нәшер ителгән мәкаләдә: «Быел хуҗалык район колхозларына 20 мең центнер югары сыйфатлы орлык материалы тапшырды. Хуҗалык икътисады тотрыклы рәвештә үсә. Әле сентябрь аенда ук сөт һәм йон әзерләүнең еллык планнары үтәлгән, Бөек Октябрь бәйрәменә дәүләткә ит сатуның еллык планы үтәләчәк. Ә авылларда күпме яңа төзелешләр бар. 60тан артык колхоз фатиры төзелгән, һәр авылда – мәдәният йорты, икенче елда 5000 тонна орлыклык  чистарту комплексы эшли, өч мең баш мөгезле эре терлек симертү комплексы төзелә...»
 Әделгәрәевның хезмәт батырлыгы лаеклы бәяләнә, аңа «БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, Почет Билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары белән бүләкләнә. 
1992 елда Җиһанур Габделвәли улы мәңгелек йортка күчә. Әмма аны белгәннәр район һәм республика авыл хуҗалыгын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән булдыклы җитәкче итеп хәтерләячәкләр. Мондый кешеләрнең язмышлары аларның киләчәк буыннары өчен үрнәк булсын, ә алар турында без белергә  һәм аларның хезмәтләре өчен рәхмәтле булырга тиеш.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей