Башкортстанда язгы кыр эшләре апрельнең икенче яртысында башланачак

Уфа. 29 март - "Балтач таңнары". Башкортстанда 15 апрельдән язгы кыр эшләре башланырга мөмкин. Республика басуларында шикәр чөгендере мәйданнарын  47 мең гектарга җиткерү бурычы куела

15 апрельдә Башкортстан аграрийлары язгы кыр эшләрен башларга планлаштыра, бу хакта Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Агымдагы сезонда аграрийлар арпа, кукуруз, карабодай һәм шикәр чөгендере өчен бирелгән чәчү мәйданнарын шактый арттырырга планлаштыралар. Бөртеклеләр өчен җир  мыйданнары  күләмен 1,7 миллион  гектарга кадәр арттыру бурычы куела   Шикәр чөгендере 47 мең гектар мәйдан биләячәк. Нәтиҗәдә бу культураның тулай  уңышы 1,8 млн.тонна тәшкил итәчәк. Бу шикәр чөгендереннән 301 мең тонна шикәр эшләп  чыгару мөмкинлеге бирә.   Бу республиканы  2,5 елга җитәрлек   запас белән тәэмин итү мөмкинлеге дигән сүз. Шикәр чөгендере үстерү  белән быел  республиканың 18 районы шөгыльләнергә җыена..

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей