Башкортстан аграрийлары терлек азыгы хәзерләүгә кереште

Уфа. 7 июнь - "Балтач таңнары". Башкортстан аграрийлары яшел уракка төште. Быел республика  буенча шартлы бер баш мал исәбенә,  кимендә,  27 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куела.

 

Башкортстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлек     азыгы  хәзерли башлады. Гомумән алганда, республика аграрийларына  шартлы бер баш мал исәбенә, кимендә,  27 центнер азык берәмлеге тупларга планлаштыра.

- Быел    игенчеләрнең  кәефе яхшы, явып узган яңгырлар    яшел масса уңышы мул булыр ңигән өмет  бирә, - ди БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Ике еллык  күләмле  һәм сусыл азык запасын әзерләргә җыенабыз. Ни генә булмасын, күбрәк запас булдыруга  омтылачакбыз.  Корылыклы 2021 ел сабагын алырга кирәк. Узган кышта күп хуҗалыклар терлек азыгы дефициты кичерде.   

 Чәчүлекләр структурасында терлек азыгы культуралары  650 мең гектар били.  Моның  436 мең гектары - күпьеллык үләннәр. Башкортстан аграрийлары терлек азыгы әзерләүне сенаж өчен  күпьеллык үләннәрне  тезмәләргә салудан  башладылар. Кырмыскалы, Уалы, Краснокама һәм Мәләвез районнарында бу төр терлек азыгын хәзерли башладылар.

Белешмә:

Узган 2021 елда корылык һәм азык җитмәү сәбәпле, күп хуҗалыклар терлек азыгын сатып алырга мәҗбүр булган. Федераль бюджет    азык сатып алу чыгымнарын 50 процентка кадәр субсидияләде. Гомумән алганда, республика хуҗалыклары бу максатларга 434,3 ммиллион сум күләмендә  субсидия алды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей