Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятендә "Ачык ишекләр" көне узды

Иске Балтач. 22 апрель - "Балтач таңнары".   Балтач районы мәктәпләренең  чыгарылыш класслар  укучылары, “Ачык ишекләр көне” уңаеннан  Башкортстанның төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятене укыту-матодик базасы белән якыннан танышты

Бүген, 22 апрель көнне, Башкортстанның төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятендә “Ачык ишекләр көне” узды.

Бу көнне  Балтач районы мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм чарада  катнашучылар көллият белән визуаль рәвештә танышу гына түгел, ә җитәкчелеккә һәм бүгенге студентларга сораулар бирү, актуаль белем бирү программалары, кабул итү һәм укыту шартлары турында белү, шулай ук булачак һөнәрне сайлап алу өчен уку йортының атмосферасын тою мөмкинлегенә ия булдылар.

 Көллият директоры вазыйфаларын башкаручы Ильяс  Вәлиев уку йортындагы  белгечлекләр, уку процессын оештыру турында чыгыш яс ады.

Кунакларга  мастер-класслар үткәрделәр.

 “Ачык ишекләр көне "  булачак абитуриентларда яхшы тәэсирләр калдырды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей