Бар гөмере хезмәттә үткән

“Әтиемне бер генә булса да күрергә иде”. Менә шундый теләк белән гомер иткән хозур табигать кочагында урнашкан Чишмә-Борай авылында Бибиәсма һәм Габделхак Манаповлар гаиләсендә бишенче – төпчек кыз булып дөньяга аваз салган Әлфирә апа. Аның әтисен сугышка алганда бу сабый, әнисенең карынында калган бала, 1942 елда дөньяга аваз сала. Биш нарасые белән ялгыз калган ана балаларын  үстерү өчен бар көчен салып, колхозда төрле эштә бил бөгә. Сугыштан гаилә башлыгының хәбәрсез югалды дигән, “кара кәгазе” килеп төшкәч, Бибиәсма өчен аяк астында җир убылган сыман була. Ничек кенә авыр булмасын, дөнья йөген аңа берялгызы тартырга туры килә. Ата назыннан мәхрүм калган Әлфирә дә акрынлап кул арасына керә башлый. Яңа Тазлар мәктәбендә сигез класс белем алып, туган авылында төпләнеп кала.  Ул заман яшьләренең күбесе авыр эшкә җигелә: урман да кисә, фермада да эшли, басу-кырларда да бил бөгә, төрле җирдә идән юып, мич ягучы булып техник хезмәткәр эшен дә башкара. Әлфирә апа хезмәт юлын исә савучы булып башлап җибәрә. Бәләкәйдән эшкә чырыш,чыдам, уңган булып буй җиткергән кыз хезмәттәшләре арасында да тиз абруй яулый. Тиз арада район күләмендә алдынгы савучы исеменә ия була. Югары эш нәтиҗәләре өчен аңа район хакимияте тарафыннан “Урал” мотоциклы бүләк ителә. Аннары инде алдынгы савучы буларак тагын да дәртләнеп, бар булмышын биреп эшләп, япон магнитофонын алу бәхетенә дә ирешә. 
–Ул вакытта андый җиһазлар сатуда юк иде. И, ничек шатлануымны белсәгез,– ди әңгәмәдәшем. Нинди генә эшкә тотынса да, Әлфирә Габделхак кызы һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Бу турыда аның сандык төбендәге бер төргәк Мактау грамотлары дәлилли. Бигрәк тә авылдагы тавык фермасында эшләгәндә Уфага йомырка тапшырырга баруларын, яшелчә бакчасы нигъмәтләрен ярминкәгә итүләрен бүгенге көндә дә сагынып хәтерли ул. 
– Рәхәтләнеп эшләп яшәдек без. Дөньябыз түгәрәк булса да, күңелемнең бер җире китек булды. Гомерем буена әтиемне  бер генә тапкыр булса да, күрергә иде дигән хыял белән янып яшәдем. Тормыш иптәшем Ваис та үзем кебек уңган булды. Бар гомерен колхозда механизатор, комбайнер һөнәренә багышлады. Аның белән чәчәләребез-чәчкә бәйләнгәч, яңа тормышка аяк бастык. Авыл уртасында матур итеп өй салып чыктык. Бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстереп, матур тормыш юлына бастырдык,–дип тормыш йомгагын сүтте Әлфирә апа.
Әйе, аңа тормыш көтү җиңел бирелмәсә дә ул беркайчан да кире атламый. Бар тырышлыгын учына җыеп, тик алга таба бара. Ваис абый белән 50 елдан артык парлы гомер кичергәч, гаилә башлыгы мәңгелек йортка күчә. Әлфирә апа Ходайдан бирелгән бу сынауларны да зур сабырлык белән, догаларын укып акрынлап үткәреп җибәрә. Кайгыларын онытыр өчен ихатасында мал-туар, кош-корт, олы яшьтә булуына карамастан, бал кортлары да асрый. Ә инде язын шау чәчәккә чумган,  җәйләрен исә алсу, сары һәм кызыл төскә  күмелгән алма бакчасы аның гомер агышын исбатлаган сыман һәр елны үз җимешләре белән сөендерә. Әлфирә апа бүгенге көндә өч онык, дүрт онычкасы барлыгына куанып яши. Балалары да һәр ял саен әниләре янына кайтып, аның белән киңәшләшеп, аңа ярдәм итәләр. Мичтә кызарып пешкән хуш исле икмәкләреннән, көлчәләреннән авыз итеп, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Әлфирә апа үзе дә кул кушырып утыручылардан түгел, әле генә җимен тотып кош-кортлары янында йөрсә, икенче карауга тырмасын тотып бакча чистарта. Яшь чагында да иртән сыер сауса, көндезен хат ташучы, ә кичләрен клуб мөдире булып берьюлы өч эштә эшләүче уңганнарның берсе булган ул.  Киләчәктә дә төшенкелеккә бирешми яшәвен телибез.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей