Балтачтан Донбасска өченче гуманитар рейс юллана

Шушы көннәрдә районнан Донбасска чираттагы өченче гуманитар ярдәм рейсы юлланды.

 

Бу юлы изге эшкә шәхси эшкуарлар, район мәдәният сарае (“Шәйморатов генерал” спектакленнән кергән акча белән), шәхси кешеләр кушылды. Тиз бозылмый торган азык-төлек, шешәдәге минераль су, көнкүреш химиясе, кием-салым, шәхси гигиена әйберләре, балалар туклану әйберләре, памперслар, ярмалар, макарон эшләнмәләре һәм башка кирәк-яраклар тупланды.

“Безнең хәстәрлек” әйдәманнар штабы җитәкчесе Илнур Сираев белдерүенчә, бу инде районнан җыелган өченче рейс. Икенчесе яз көне орлыклар һәм китаплар туплап озатылган.

Гуманитар ярдәм туплау дәвам итә. Теләүчеләр әйберләрен Иске Балтач авылы, Өченче урам, 24 санлы йорт адресы буенча “Гаилә” үзәгенә һәм 1 Май урамы, 1/ 1 санлы йортта урнашкан “Безнең хәстәрлек” ирекмәннәр штабына китереп тапшыра алалар.

—Дүртенче олауга әйберләр туплау башлана. Башкалар хәленә битараф булмаган райондашларыбызгаа рәхмәт белдерәбез һәм изге эшкә кушылучылар саны тагын да артыр дип ышанабыз, — ди Илнур Хатип улы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей